"Безнең халык өчен бу - башка сыймаслык хәл", - ди урындагы халык.
Күптән түгел Уфада матурлык салоны ачылды. Әмма бирегә гадәти кешеләр йөрми... Бу урын үзен ЛГБТ-хәрәкәт вәкилләре өчен матурлык салоны буларак таныткан.
Тыйнак кына кабинет Октябрь проспектындагы иң эре бизнес-үзәкләрнең берсендә ачылды. Кечкенә генә салонның "үз җенесеннән булганнарны яратучылар" өчен тәгаенләнгәнлеге турында очраклы рәвештә урындагы халык белеп калган. Алар Башкортстан башкаласында мондый урыннар кирәк түгел, дип саный.
"Бу бит Мәскәү түгел, Питер түгел! Бездә Көнбатыш илләре карашлары түгел! Шәһәр үзәгендә барысының да күз алдында "алар" шулай гадәти тормыш алып бара, ә без бирегә балалар белән дә йөрибез!" - ди Алинә Ф.
Ничек кенә булмасын, салон эшли башлаган инде. Интернеттагы бер постта маникюрга прайс куелган. Шул ук вакытта ризасыз халык әлегә аларның эшчәнлеген ничек туктатырга белми. Чөнки закон буенча аларны җаваплылыкка тарттырып булмый...
Фото: bash.news