Хәзер аны җирләргә теләүче дә юк... Уфада яшәүче 91 яшьлек Даша 16 сентябрьдә вафат булган. Бу хакта “Картлык шатлыкка” оешмасы волонтерлары сөйләде. Искәртеп узабыз: августта күпкатлы йортта яшәүчеләр стена артында берничә көн ялгыз әбинең шакуы турында чаң суккан иде. Ишекне коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре генә ача алды. Анда 91 яшьлек әбинең берничә көн ялгыз өйдә утырганы ачыкланган иде. Хәйрия оешмасының волонтерлары ачыклаганча, әбине бердәнбер туганы да оныткан. Әби сеңлесенә фатирын күчергәч, яшь хатын туганының хәлен килеп белүдән дә туктаган. Әби янына атнага бер тапкыр аны ашатыр өчен социаль хезмәткәр генә килеп йөргән... Даши әбинең сәламәтлеге нык какшаган: аның аягына операция ясаганнар, ләкин җөен салдыру өчен аны табибка алып баручы табылмаган. Әбинең туганы аны җирләү эшләрен үз өстенә алудан да баш тарткан иде. Соңрак "эконом-класс" рәвешендә бу йоланы башкарырга булган... Фото:bash.news