Синоптиклар алдагы көннәрдә республикада кар явачагын фаразлый. Башкортстанда атна башында беренче кар явачак.
Бүген, 20 сентябрьдә, көндез термометр баганасы 6... 11, төнлә 2... 7 градус җылылык булуын күрсәтә. Урыны белән көчле яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез аерым районнарда көчәячәк.
Иртәгә, 21 сентябрьдә, көндез һава температурасы 5... 10 °С, төнлә 2... 7 С. Кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнлә һәм иртән кар катыш яңгыр булачак. Аерым участокларда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны-урыны белән көчле.