+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
22 сентябрь 2020, 12:40

Без – Бәләбәй яклары!

Монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез.

Монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез.

Бу көннәрдә республикабызның 48 районы 90 еллыгын билгели. Шул уңайдан төрле чаралар, иҗади очрашулар, конкурслар, күргәзмә­ләр уза. Алар арасында ил тарихына данлы битләр өстәгән һәм өстәү­че, эш-гамәлләре, күркәм тормышы, күренекле шәхесләре белән лаеклы урын тоткан Бәләбәй районы да бар.
90 елда ил, республика, шул исәптән район халкы тормышында нинди генә үзгәрешләр булмаган, нинди генә заман җилләре исмәгән. Ачлыгын да, сугыш афәтен дә — барысын да күргән-кичергән халкым, авырлыкларын иңендә күтәргән, тыныч хезмәт шатлыгын татыган, предприятиеләр, күмәк хуҗалыклар, социаль-мәдәни-көнкүреш учреждениеләре барлыкка килгән һәм юкка чыккан. Буыннар чылбыры өзелми. Вакыйгалар, югалтулар һәм табышлар... Бөтен дөнья үзгәрештә, тик бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә – ул туган төягебезгә булган чиксез сөю хисе.

Тарихка күз салсак
1782 елда Уфа губернасының көньяк-көнбатыш өлешендә Бәләбәй өязе барлыкка килә. 1796-1865 елларда ул Ырынбур губернасы составында була. 1865 елдан Уфа губернасына кертелә. 1930 елның 20 августында, Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты президиумы карарына ярашлы, Башкорт АССРын кантоннарга бүлү бетерелә һәм 48 район төзелә (аларның берсе – Бәләбәй). 2005 елда, Башкортстанда административ-территориаль реформа нә­тиҗә­сендә, Бәләбәй районы составына электән үк шәһәр статусына ия булган Бәләбәй шәһәре һәм Ярмәкәй районы территориясенә кергән, әмма административ яктан Бәләбәй шәһәр Советына караган Приют поселогы да кертелә. Бүгенге көндә респуб-ликаның административ-территориаль берәмлеге булган Бәләбәй районына бер шәһәр (Бәләбәй), шәһәр тибындагы бер поселок (Приют) һәм 15 авыл Советы керә. Халык саны 99 меңнән артык. Күпчелек кеше район үзәгендә яши – 60 мең тирәсе.
Район республиканың көньяк-көн­батышында Ырынбур өлкәсе белән Татарстан чикләренә якын урнашкан. Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән һәм Бүздәк районнары белән чиктәш. Мәйданы 1910 квадрат километр.
Район аша Куйбышев тимер юлы уза.
Бәләбәй җиренең төп байлыгы – нефть. Шулай ук төзелеш материалларына – ком, кызыл балчык, вак таш, торф һәм башкаларга бай.
Бәләбәй төбәге республикада экологик яктан иң имине булып тора. Эчәр өчен чишмә сулары файдаланыла. Кымыз белән дәвалаучы С. Аксаков исемендәге һәм “Глуховская” шифаханәләренә бөтен Русиядән ел буена дәваланырга киләләр. Күпләр “Бораулаучы” шифаханәсендә сихәт алалар.

Күз тимәсен сиңа!
Зур булмаган Бәләбәй шәһәренең тормышы Русия дәүләте тарихына онытылмас битләр белән язылган. Беренче телгә алынган 1757 елдан алып бүгенгәчә ул һәрчак вакыйгалар уртасында.
Өсән-Иваново авылында эре сәнәгатьче Осокиннарның бакыр эретү заводын төзүе нәтиҗәсендә Екатерина Икенче 1781 елның 23 де­кабрендәге указы белән Бәләбәйгә Уфа губернасының өяз шәһәре статусын бирә.
1870 елда Уфа губернасының чын нәселдән килгән морзаларының 41 проценты Бәләбәй өязендә яши. Бәләбәйдә тире-күн эшкәртү, чүлмәк­челек, тимерчелек актив үсешә. Иң яхшы сыйфатлы кирпеч, тиңе булмаган кымыз ясала. Шәһәрдә елына ике тапкыр зур ярминкәләр уздырыла. Нигездә атлар, азык-төлек, бүрәнә һәм утын, мануфактура һәм бакалея товарлары белән сәүдә итәләр. ХХ гасыр башына өяздә 40тан артык сәүдә базары исәпләнә.
Сугышка кадәр Бәләбәй базарында хәтта гармуннар сатыла торган махсус урын булган. Бу турыда миңа Таһир абый Ахунҗанов хатында язган иде. Сугыштан кайткач, гармун җене кагылган Таһир абый янә дә шул гармуннар базарын күрергә килгән, әмма каһәр суккан сугышның кулы озын була – ул эзләгән гармуннар базары булмый инде. “Кайда сез, гармун­нар?!” дигән кечкенә әсәрем шул хакта.
Шәһәр һәм район тарихында Бөек Ватан сугышы аерым урын алып тора. Бәләбәйлеләр бөтен ил белән бергә фронтта да, тылда да озак көтелгән Җиңү өчен барлык тырышлыкларын салалар. 70 мең кешенең 21 меңнән артыгы фронтка китә. Аларның һәр өченчесе әйләнеп кайтмый. Бәләбәй җире Туган илгә унбер Советлар Союзы Герое, Дан орденының дүрт тулы кавалерын бирә.
Сугыштан кайтмый калган якташларыбыз хөрмәтенә ике этапта (Бөек Җиңүнең 50 һәм 55 еллыгына) искиткеч матур “Ватанны саклаучыларга” мемориал комплексы төзелде, торган саен аның эчтәлеге баетыла – анда тылда тырышлык күрсәткәннәр, Әфганстанда, Чечняда башын сал­ганнар хөрмәтенә дә обелисклар эшләнде.
Узган гасырның 50 нче елларында нефть яткылыкларын үзләштерә башлау шәһәр һәм район үсешендә мөһим этап булып тора. Ел саен 12 миллион тонна кара алтын чыгару республика сәнә­гате үсешенә Бәләбәй нефтьче­лә­ренең зур өлеш кертүе турында сөй­ли.
РСФСР Югары Советы Прези­диумының 1957 елның 14 августындагы Указы белән Башкорт АССР Югары Советы Президиумының Бәлә­бәйне республика карамагындагы шәһәрләр категориясенә кертү турындагы карары раслана.
1971 елда “Автонормаль” заводы сафка баса. Байтак эре сәнәгать предприятиеләре төзелә. Кыска гына вакытта Бәләбәй республиканың һәм илнең машина төзелеше комплексы өлешенә әйләнә. Биредә билгеле “ВАЗ” һәм “КамАЗ” автомобильләрен комплектлау өчен кирәкле частьләр чыгарыла.
1981 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә хезмәт ияләренең ирешкән уңышлары һәм шәһәрнең 200 еллыгы уңае белән Бәләбәй “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Бүген Бәләбәй Башкортстанның социаль-икътисади структурасында лаеклы урын били.
Борынгы Бәләбәй шәһәре республикада язучылар төбәге, илһам чишмәләре җире буларак та киң билгеле. Һәр көз халыкара Аксаков бәй­рәме, 1996 елдан төбәкара “Илһам чишмәләре” фестиваленең нәкъ бездә уздырылуы, күренекле һәм башлап язучы каләм ияләренең безгә килергә атлыгып торуы күп нәрсә хакында сөйли.
Бәләбәй елдан-ел матурлана, төзекләнә. Соңгы елларда юллар­ны, тротуарларны асфальтлауга зур игътибар бирелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына “Дан паркы” яңартылды, балалар мәйданчыклары төзелде һәм төзелә.
Социаль-икътисади үсеш страте­гия­сенә ярашлы, Бәләбәй шәһәре территориясендә ит эшкәртү предприятиесе төзү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Проектның инвесторы – “Башкортстан ит компаниясе” (“Таврос” ). Суытылган ит һәм колбаса эш­ләнмәләре җитештерү буенча проект республиканың өстен­лекле инвестицион проектлары исемлегенә кергән һәм иң эреләрнең берсе булып тора. Ул шәһәр һәм районның киләчәге өчен зур әһәмияткә ия. Бу проектны гамәлгә ашыру меңнән артык бәлә­бәйлегә яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Талантлар төбәге
Бездә кунакчыл, ачык күңелле, тырыш, бер-берсе белән дус-тату, иҗади күңелле, талантлы күпмилләтле халык яши. Урыс, чуваш, татар авылла­рында гомер итүчеләр мал-туар асрый, бакчачылык, умартачылык, кече эшкуарлык белән шөгыльләнә. Крестьян-фермер хуҗалыгы алып баручылар байтак. Совет чорындагы кол­хозлар урынына җаваплылыгы чик-ләнгән җәмгыятьләр, крестьян-фермер хуҗалыклары барлыкка килде. Кырларда шаулап иген өлгерә... Авыллар төзек, матур, өйләр газ белән җы­лытыла, капка төбе саен машина. Бәхетле гаиләләрдә бәхетле балалар үсә.
Без намуслы хезмәте белән шәһәр, район үсешенә үз өлешен кертүче гади дә, гали дә халкыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Фән өлкәсендә булсынмы ул, сәнәгать, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы яисә әдәбият, мәдәният өлкәсе булсынмы, исемнәрен халык йөрәгенә яз­ган шәхесләребезне саный китсәң, “Кызыл таң”ның зур битләре дә җит­мәс. Иң-иңнәренең берничәсен генә атап узам. Алар: Гыймад Яһудин (ха­лык комиссары, Башкортстан сәнә­гатенә нигез салучыларның берсе), Марс Әмиров (“Автонормаль” заво­дының тәүге директоры), Василий Корольков (партиянең шәһәр комитеты секретаре), Анатолий Романов (генерал-полковник), Әсгать Солтанов (хирург), Мәдхия Әхмәтҗанова (җыр­чы), Яков Ухсай, Константин Иванов (Чувашстанның халык шагыйрь­ләре, классик язучылар), аталы-уллы табиб­лар Яков һәм Александр Соколовлар, Кев Салихов (галим-физик, профессор), Владимир Овчинников (күренек-ле пианист), Нур Даутов (композитор), Ирек Маннанов ( күренекле спортчы-чаңгычы) һәм башкалар.
Районыбызның юбилей көннәре тагын бер тарихи вакыйга белән туры килде. Сугыш һәм хезмәт ветераны, бөтен гомерен урманчылык эшенә ба­гышлаган, миллионнан артык агач утырткан, Бәләбәй шәһәренең шә­рәфле шәхесе Якуп Юныс улы Әю­повка 1 сентябрьдә 100 яшь тулды! Ул туганнарыннан, якыннарыннан, район, шәһәр, республика, Русия җитәкчелегеннән бик күп котлаулар алды.
Тормыш тормыш инде ул, барысы да ал да гөл генә булып тормый. Табышлар, шатлык-сөенечләр булган шикелле, югалтулар да, көенечләр, проблемалар да очрап кына тора. Әмма аңа карап, туган җиргә, туып-үскән төбәккә булган чиксез сөю хисе сүнми дә, сүрелми дә.
Чит җирләргә барсаң, аның матурлыгына, табигатенең хозурлыгына сокланып туймыйсың, әмма барыбер туган җиреңне сагыну хисе йөрәгеңне парә-парә китерә, тизрәк кайтырга ашкынасың, туган җиреңнән дә матуррак, кадерлерәк җирнең булмавына янә инанасың. Язмышыбызда язылганча, монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез.
* * *
Күптән түгел “Урал батыр” милли мәдәни үзәгендә Татар иҗтимагый үзәгенең Бәләбәй бүлекчәсе һәм “Балкыш” фольклор төркеме ( җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева) әгъзалары тырышлыгы белән Бәләбәй районының 90 еллык юбилее уңаеннан “Бәләбәй районы – җырлы чишмәләр төбәге” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Тамашачылар беркадәр район һәм шәһәр тарихы белән танышты. Кунак итеп чакырылган Илгиз Мофазалов, Зинил Бикмөхәммәтов “Автонормаль” заводында эшләгән елларын искә төшерделәр. Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, яраткан җырчыбыз Зинил Бик­мөхәммәтов “Үз ягыма кайтсам” җырын башкарып, туган якка булган ярату хисебезне көчәйтте. Фәүзия Мәхмү­дова республикага йөзләрчә укытучылар тәрбияләгән педагогия училищесы турында бәян итсә, Хәмит Тәүхетдинов тарих-туган якны өйрәнү музеенда эшләгән чакта Мәскәүгә барып, В. И. Ленин исемендәге китапха­нәдән Екатерина Икенченең Бәлә­бәйгә өяз шәһәре статусын бирү турындагы указын-документын ничек эзләп табуы турында сөйләде. Алар, шулай ук шагыйрьләр Камил Фазлый, шушы юллар авторы район юбилеена багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. “Балкыш” җыр төркеме башкаруында “Күз тимәсен сиңа, Бәләбәй” җыры (З.Салихова сүзләре, Рәис Ханнанов көе) кичәнең төп идеясе чагылышы булды. Чараны Гөлсинә Вәлие­ва алып барды.
Зәйфә Салихова.
Камил Фазлый
Бәхет
җырыбыз
Табигатьнең күрке диеп
Юкка йөртмибез сине,
Тау-чишмәле, урман-кырлы
Хозур Бәләбәй җире.

Кыр кәҗәң һәм пошиларың,
Сайрар кошларың белән.
Тауларыңда хәтфә үлән,
Әйтерсең яшел җилән.

Дәртле халкың эшчәнлеге
Күзгә күренеп ята:
Гәрәбә иген үстерә,
Балын да потлап сата.

Аз да түгел, күп тә түгел,
90 яшь – туган көнең.
Газиз районыбыз, сине
Дәррәү котлыйбыз бүген!

Илгә тугры хезмәт иткән
Якын тугандай күреп.
Яу чыкканда дошман кудың
Утлар эченә кереп.

Илгә батырлар үстердең,
Алтын йолдызлы даның.
Яугирләрең кайтты яулап
Берлинда Җиңү таңын.

Һәрчак йөрәктә йөртәбез
Хөрмәтләп андыйларны:
Йөзьяшәр Якуп Әюпов,
Габдрәүф абыйларны.

Электән үсеш кичердең,
Алда да балкып яшә,
Районыбыз башкаласы
Бәләбәй – супер шәһәр!

Син кылган изге гамәлләр
Галәм капусы тиклем.
Кояшың да көләчрәк бит
Кояшларыннан читнең.

Аккоштай моңда йөзәбез,
Моң чишмәләре бездә.
Илдус Разетдинов кебек
Сәхнәгә йолдыз менсә.

Гөлсинә Вәлиевадай
Күпме йолдызлар бүген,
Бәләбәй җирендә яшәп,
Яктырта күңел күген!

Яшик гөрләп, кадер күреп
Туган җир кочагында.
Янып хезмәт ялкынында
Һәм сөю учагында.

Тарих битләреңне байкап,
Карыйбыз үткәнеңә.
Мәңге балкы һәм безне дә
Язып бар битләреңә!

Хәмит Тәүхетдинов
Даны бар!
Шүрлегеннән тузан өрелмәгән
Архивларда табып алынган.
Төрле вакыт, төрле куллар белән
Шәһәрем тарихы язылган.

Әби патша култамгасын куйган,
Бәләбәйне шәһәр булсын дип.
Уфа губернасы җирлегендә
Зур өяз башында торсын дип.

Патшалардан күпме файда,
зыян?..
Фәлсәфә сатарга уйламыйм.
Бүген үткәннәрне искә алып,
Киләчәккә таба юлда мин.

Ике йөз ел яшәү дәверендә
Ирешкән уңышлар беленгән.
Чирек гасыр инде шәһәребез
Байрагына орден эленгән.

Монда безнең әби-бабайларның,
Әти-әниләрнең даны бар.
Бүгенгеләр, алда яшәүчеләр
Өстәсеннәр яңа орденнар.

Шушы тарих илем агачының
Бер яфрагы гына булса да,
Һәрбер яфрак –
агач күрке бит ул,
Үз кулына үзе калса да.

Бүген һәркем күтәренке рухта,
Һәркем җырлый, көлә, шатлана.
Ике йөз дә егерме биш яшьлек
Бәләбәем итә тантана.

Бәйрәмебез котлы булсын,
дуслар!
Ныклы булсын барыр адымнар.
Өлешендә илем Бәләбәйнең
Горурланып яшәр даны бар.

Фәүзия Мәхмүдова
Чишмә көче
Тау күкрәген ярып чишмә ага.
Җан эрерлек моңлы тавышы.
Ал чәчкәләр серле елмаялар,
Йөрәккә дәрт бирә агышы.
Күбәләкләр вальс әйләнәләр,
Шаян җилләр белән серләшеп.
Виолончель чиртә
чикерткәләр,
Бал кортлары эшли гөрләшеп.

Чишмә горур, юлы озын түгел,
Әмма ямьле тирә-ягында.
Тәмле суы – яшәү чыганагы,
Тормыш кайнар
чишмә барында.

Зәйфә Салихова
Борыныңны
чөярлек
Республика кочагында
Син зур Дуслык төбәге.
Күпмилләтле затлы халкың –
Тормышыңның гөлләре.

Һәр гөлең үзенчә матур –
Үз исе һәм үз төсе.
Башкортстан картасында
Син тере йөрәк төсле.

Татар, башкорт, урыс, чуваш...
Бертугандай яшибез.
Эштә дә без, ялда да без
Ут чәчрәткән яшенбез.

Син илгә биргән шәхесләр!..
Санап бетәрлек түгел.
Унике сугыш герое!
Горур шуңа да күңел.

Овчинников, Кев Салихов
Чит илләрне яулады.
Сыртланова Мәгубәне
Белмәгән җир калмады.

Яков Ухсай, Ивановлар –
Классик язучылар.
Бар бездә хакыйкать өчен
Алдан юл яручылар.

Ипекәйнең тәмлелеге!
Игенчеләр уңганнар.
Нефтьчеләр, хезмәткәрләр –
Барысы да булганнар.

Борынгы Бәләбәй калаң –
Күренекле кала ул.
Бәләбәй чыгарган сырны
Мәскәү, Питер ала ул.

Аксаков калдырган эзләр,
Маринаның учагы...
Камил, Мөнирләр җылыта
Шигърият кочагын.

Чишмәләрең күкрәгеңдә
Агалар чылтыр-чылтыр;
Илһам чишмәләре җырын
Кемнәр генә онытыр?

Урманнарың... Нарат... Каен...
Керсәң, чыгасы килми.
Күпне күргән Өсәнеңне
Кем генә икән белми!

Шифаханәләрең затлыга
Бөтен илдән киләләр.
Кымыз эчеп, дәва алып,
Сихәтләнеп китәләр.

Кунакчыл син, сабантуйлар,
Бәйрәмнәр гөрләп үтә.
Кабат килгәнче кунаклар
Сине сагынып бетә.

Авылларың көлеп тора,
Һәркайсының үз холкы.
Чәмле, дәртле, иҗтиһатлы,
Сокланырлык үз халкы.

90 еллык гомереңдә
Кичергәнең аз түгел,
Сынауларга бирешмисең,
Шуңа ярата күңел.

Кояшың да, туган ягым,
Нурларын мулрак сибә.
Лаексың: данлаган саен
Сине данлыйсы килә.

Синең хакта күпме җырлар
Җырлый җырчыларыбыз.
Күпме генә җырланса да,
Юк, бетми җырларыбыз:

Без бит, без бит,
без бит, без бит,
Без Бәләбәй яклары.
Бәләбәйнең әле самый
Көяз егет чаклары...

Республикада мактаулы
Районнар ул күп кенә.
Әмма Бәләбәй районы
Бердәнбер, берәү генә!

90 яшь ул һич күп түгел,
Үсеп килгән чак кына.
Син районнар арасында...
Күтәр борының чак кына.

Ышаныч, Өмет, Мәхәббәт
Белән алга атлыйбыз.
Бәләбәй районы исемен
Тап төшерми саклыйбыз.

Бер карасаң, син аксакал,
Бер карасаң, яшь әле.
Таянычы булып илнең,
Чәчәк ат, яшә әле!
Читайте нас