+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 сентябрь 2020, 13:50

Яңа гына өйләнгән, яшәргә дә яшәргә...

Туймазы районындагы автоавария яшь гомерне өзде...

Яшь ир берничә ай элек кенә өйләнгән булган. Чираттагы үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте узган якшәмбедә Башкортстанның Туймазы районында булды. Анда, иртәнге сәгать 08.20 тирәсендә, 29 яшьлек ир борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм "Киа Рио" автомобиле юл читенә чыгып очкан. Машина әйләнгән. Зыян күрүчегә ярдәмгә шунда ук узып баручы автомобильчеләр ташланган, ашыгыч ярдәмне ЮХХДИ хезмәткәрләре дә чакырткан. Ләкин чит ил машинасы салоныннан коткаручылар инде үлгән яшь ирнең гәүдәсен тартып алган. Шамил машинада һәрвакыт юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөргән, әмма бу көнне ул күрше авылга барырга тиеш булган. Тизлекне арттыру нәтиҗәсендә машина борылышка сыймаган. Ир вахта ысулы белән Себердә эшләгән булган. Ә берничә ай элек кенә ул сөйгәне белән гөрләтеп туй үткәргән. Яшь хатын һаман да бу хәлгә ышана алмый... Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас