Әлеге фаҗига буенча тикшерү эшләре тәмамланды. Башкортстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясе "Рощинский" совхозында үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагын тикшерүне төгәлләде. Тиешле материаллар тикшерү органнарына процессуаль карар кабул итү өчен тапшырылган. Эш бирүчегә карата РФ КоАП 5.27.1 мәддәсенең 1нче өлеше буенча административ эш кузгатылган. Һәлакәт 31 июльдә Стәрлетамакта тасмалы транспортны ремонтлаганда элеватор территориясендә була. 25 яшьлек слесарь-ремонтчы җиһазлар кинәт эшләп киткән вакытта шкив ягыннан барабанга таяныч булып торучы болтны сүткән. Механизм тартып-суырып алган хезмәткәр бик каты баш җәрәхәте алган. "Үлемечле фаҗиганең сәбәбе - технологик процессны бозу һәм эшләрне башкаруның канәгатьләнерлек оештырылмавы. Аерым алганда, транспортёр ремонты алдыннан тиешле җиһазлар сүндерелмәгән", - дигән йомгак ясаганнар Дәүләт хезмәт инспекциясендә. Фото:sterlitamak.ru