+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
25 сентябрь 2020, 11:10

Ник уяулыкны югалтасыз, өлкәннәр?

84 яшьлек пенсионер хатын каракларны үзе өенә керткән...

84 яшьлек пенсионер хатын каракларны үзе өенә керткән...
Уфада яшәүче 84 яшьлек хатынны алдап, өеннән 100 мең сумнан артык акчасын урлаганнар.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге хатынның фатир ишегенә билгесез кыз шакыган. Ул үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган һәм фатирга керергә сораган, шул ук вакытта алдакчы тулысынча ишекне ачык калдырган. Явыз ниятле хатын аш-су бүлмәсендә пенсионер хатыннан тормыш-көнкүреш шартлары, проблемалары турында сораштыра. Шул вакытта яшерен рәвештә фатирга тагын бер кыз кергән.
Икенче көнне генә күршесе киңәше белән пенсионер хатын җыйган акчаларын тикшерергә була. "Социаль хезмәткәр" килгәннән соң әбинең 112 мең сум акчасы һәм кул сәгате югалган. Пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары инде күзәтү камераларын тикшергән. Хәзер мошенникларны эзлиләр. Фото:bash.news
Читайте нас