+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
28 сентябрь 2020, 10:40

Халыкка йөрергә уңайлы булсын

Иглин районында юллар төзекләндерелә.

Иглин районында юллар төзекләндерелә.
Югары Иглин авылында Ленин урамының 5 километр озынлыктагы «транспорт артериясе» ремонтланды. Подрядчы «Башкиравкиломет" җәмгыяте Якутов урамында 700 метр асфальтның өске катламын алды һәм асфальтлый башлады.
- Бу юлны ремонтлау күптән кирәк иде инде. Ел саен анда чокырлар ямалган булган, ләкин күпмедер вакыттан соң асфальт яңадан ватылган һәм халык янә уңайсызлыклар кичергән, - ди Иглин районы хакимияте башлыгы Николай Самойленко.
- Моннан тыш, Иглиндә җәяүлеләр, шул исәптән Ленин һәм Якутов урамнарында да, куркынычсыз хәрәкәт итә ала торган тротуарлар бөтен җирдә дә юк. Шуңа биредә зур ремонт эшләре җәелдердек - асфальтны яңарттык, тротуарларны төзекләндердек, яңгыр канализациясе, уңайлы тукталышлар булдырдык. Ремонтның гомум бәясе 60 миллион сум тәшкил итәчәк. Алар район бюджетыннан бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, халык яхшы асфальт юлдан һәм уңайлы тротуардан йөри алачак.
Фото: iglino.bashkortostan.ru
Читайте нас