+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
28 сентябрь 2020, 14:37

"Их, бер барып күрергә иде", - диючеләргә

Республиканың Аскын боз мәгарәсендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит тудырачаклар.

Республиканың Аскын боз мәгарәсендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит тудырачаклар.

Илнең иң матур төбәкләреннән берсе булган уникаль туристик объектка инвалидлык һәм менталь чикләүләре булган кешеләр дә килә ала. Федераль әһәмияткә ия булган табигать һәйкәлен моның өчен ничек җайлаштыру турында хосписларга ярдәм итүнең «Вера» хәйрия фондын гамәлгә куючысы Нюта Федермессер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм «Регионы заботы» Гомумрусия халык фронты проекты җитәкчесе Борис Хесин Аскын боз мәгарәсендә фикер алыштылар.

Нюта Федермессер сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында аның табигый матурлыгын күрү мөмкин булмаган кешеләр өчен боз мәгарәсе ачу идеясен бу елның августында Уфага эш сәфәре вакытында яңгыратты. Узган ял көннәрендә Октябрьский картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән бергә ул Аскын мәгарәсендә Каран йорт инеше үзәнендә булды.

Мондый экскурсияләрне өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр, инвалидлар, психоневрологик интернатлар карамагындагылар өчен төбәк хакимияте һәм коммерцияле булмаган оешмалар ярдәмендә оештырырга мөмкин. Хәзерге вакытта Урыс география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе табигый объектны 2017 елда озак сроклы арендага алган, Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен проект эшли.

Төзекләндерү концепциясе кысаларында мәгарәгә уңайлы керү юлы өчен ике чакрымлы юл участогын асфальтлау, алюминий рельслар һәм коляскалар өчен пандуслар урнаштыру, елның төрле фасылында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне экскурсиягә алып бару мөмкинлеге булсын өчен күпкатлы УАЗ автомобиле һәм кар чанасы сатып алу планлаштырыла.

Боз мәгарәсе эчендә уңайлы күтәрелеш һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне үткәрү өчен шулай ук баскычларны җайлаштыралар, туристлар ял итү өчен юрта куелачак.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас