+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
29 Сентября 2020, 10:15

Ялкынлы ир. "Мәхәббәт төне". Һәм 64 мең сум...

Ир бу хәлне гаиләсенә ничек аңлатты икән?..

Ир бу хәлне гаиләсенә ничек аңлатты икән?..
Башкортстан кешесе мошенниклар кулына интим очрашу оештырырга омтылып эләгә.
Ишембайда яшәүче 51 яшьлек ир вакыт-вакыт фәхишәләр хезмәтеннән файдаланган һәм якыннары белмәсен өчен алар янына Салаватка килеп йөргән. Чираттагы тапкыр ялкынлы ир-ат кызларның фотосурәтләре һәм аларның хезмәтләренә бәяләр белән сайтка чыккан һәм ошаганны сайлап алган. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыраткан.
Диспетчер автовокзалда сайланган "мәхәббәт" белән очрашу оештыра. Акчасын алдакчылар картасына күчергән ир Салават автовокзалында көн буе очрашу көтә. Башта аңа шалтыратып аванс кертергә кирәклеген хәбәр итәләр. Аннары ул сумманы дөрес кертмәгән булып чыга...
Берничә тапкыр төрле телефон номерларына акча күчергәч тә теләгенә ирешә алмый һәм кире Ишембайга кайтып китә. Ләкин шалтыратуларны һаман туктатмый әле һәм ике көн дәвамында акчасын мошенникларга күчерүне дәвам итә. Бу юлы акчаларны кире кайтарырга тырыша да соң, әмма сөяркәсен дә, акчаларны да башкача күрми...
- Гомумән алганда, мөрәҗәгать итүче ачыкланмаган кешеләргә 64 мең сумнан артык акча күчергән. Алдашу факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла, - ди Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлеге тикшерүчесе юстиция капитаны Ксения Малышева.
Гаилә башлыгының мондый маҗараларына якыннары ничек каравы әлегә хәбәр ителми.
Фото:fastlife.su
Читайте нас