+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
30 Сентября 2020, 08:10

Баймак мәктәпләре заманча җиһазландырыла

Биредә янә ике "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды.

Биредә янә ике "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында бөтен Русия буенча «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре ачыла. Баймак районында узган елда шундый 4 үзәк ачылган иде, алар - Темәс, 1нче Төркмән, Үргаз, Юмаш авылларында.

Кичә Баймак шәһәренең 1нче һәм 3нче мәктәпләрендә тагын ике «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Аларда укучылар яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшләячәк, квадрокоптерлар белән идарә итәчәк, виртуаль чынбарлык проблемаларын үзләштерәчәк.

Биредә укучылар активлыклары белән дә аерылып тора. Алар төрле түгәрәкләргә языла, шахмат уйнарга яисә үз медиапродуктларын булдырырга өйрәнә. Димәк, быелгы уку елы биредә укучылар өчен тагын да кызыклырак булачак!

Фото:https:baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас