Җаваплылыктан курыкмыйсызмы, кызлар?...
Бәләбәйдә "Баженово" почта элемтәсе бүлеге башлыгы акча урлауда һәм бинаны яндыруда гаепләнә.
26 яшьлек хатын-кыз почта бүлеге сейфыннан 177 мең сум урлаган, ә аннары җинаять эзләрен яшерер өчен бүлектә янгын оештырган. Зыян 700 мең сумга якын тәшкил иткән. Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.