Тәтешле районында бер ир машина урларга булган, әмма...
Тәтешле районында 31 яшьлек машина урлаучыны тоткарлаганнар.
Урындагы полициягә 32 яшьлек ир мөрәҗәгать иткән. Автомобиль хуҗасы машина ачкычларын алуны һәм аны ябуны кирәк тапмаган. Исерек күршесе шуннан файдаланган да инде.
Полиция хезмәткәрләре каракны тиз тапкан. Ул 40 чакрым ераклыкта туктап, руль артында йоклап киткән... Чөнки бу вакытта исерек булган. Ир үз гаебен таныган.