+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
2 октябрь 2020, 13:15

Ике катлы экскурсия автобусының эш графигы билгеле булды

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм "АРТ-Квадрат" башкала халкын һәм кунакларын Уфа буенча уникаль ике катлы автобуста мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм "АРТ-Квадрат" башкала халкын һәм кунакларын Уфа буенча уникаль ике катлы автобуста мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

Автобус штат режимында бүген эшли башлады. Беренче рейс 14:30 сәгатькә планлаштырылган иде. Экскурсияләр атна саен узачак. Һәр җомга һәм шимбә транспорт «АРТ-квадрат»тан кузгала.

Маршрут башкаланың Ленин, Карл Маркс, Достоевский, Мостай Кәрим, Киров, Мәҗит Гафури, Зәки Вәлиди, Тукай, Зәйнулла Рәсүлев, Совет, Пушкин, Цюрупа, Сочи, Агыйдел елгасы яр буйлары урамнарын үз эченә ала.

Экскурсиягә билетны автобус торган урында алырга мөмкин.
Автобусның китү адресы: Мостай Кәрим урамы, 6.

Тулырак мәгълүматны +7(967)734-62-84 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас