+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 октябрь 2020, 20:00

Илдә дан тоткан күпер сакланып калырмы?

30 сентябрьдә Белоретта проектлана торган күпер төзү урыны турында дөрес белешмәләр алуга юнәлтелгән геологик эзләнүләр башланды.

30 сентябрьдә Белоретта проектлана торган күпер төзү урыны турында дөрес белешмәләр алуга юнәлтелгән геологик эзләнүләр башланды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Белорет шәһәренең борынгы истәлекле урыны — Русиядә 80 еллык тарихы булган иң озын агач җәяүлеләр күпере 2019 елның июлендә җимерелгән. Элек ул Белорет металлургия комбинатында эшләүчеләр өчен кичү булып хезмәт иткән, ә ХХ гасырның 70нче елларында күпер «Вечный зов» совет сериалын төшергәннән соң бөтен илгә танылган. Күпер авария хәлендә булса да, шәһәрнең визит карточкасы булуын дәвам итә.

Хәвефсезлек максатларында шәһәр җитәкчелеге аны сүтү турында карар кабул итте, күп кенә белоретлылар каршы булган, әмма конструкциянең сакланып калган элементлары алга таба кичүнең тарихи йөзен тергезүдә кулланылачак дип белдерделәр.

Эзләнүләр нәтиҗәсе октябрь ахырында әзер булачак.

Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас