Машинада 17 һәм 18 яшьлек кызлар булган...
Башкортстанда чираттагы үлемечле автоавария булган. Уфа - Ырынбур трассасының 10нчы километрында җиңел машина парапетка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә яшь кыз һәлак булган.
23 яшьлек уфалы "ВАЗ-2112" руле артында трасса буйлап хәрәкәт иткән. Ниндидер мизгелдә егет идарәне югалткан. Машинаның арткы ишеге өзелгән, аннан 18 яшьлек пассажирка чыгып очкан. Кыз, җитди җәрәхәтләр алып, шунда ук һәлак булган.
Тагын бер 17 яшьлек пассажир кыз имгәнүләр белән дәваханәгә озатылган - ул машина йөртүче белән янәшә утырган һәм каеш белән эләктерелгән булган.
23 яшьлек машина йөртүче транспорт белән идарә итүдән 2016 елда ук исерек килеш эләгеп мәхрүм ителгән булган. Бу юлы да тест егетнең канында алкоголь булуын күрсәткән.