+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
6 октябрь 2020, 15:40

"Әнисен сөйрәп, урманга алып кереп китте..."

Урындагы халыкны куркуга салган бу хәл турында кичә язып чыккан идек. Бүген аңа ачыклык кертелде.

Урындагы халыкны куркуга салган бу хәл турында кичә язып чыккан идек. Бүген аңа ачыклык кертелде.
Бу хәл волонтерларны кызыксындырды. Өч кыз кыюланып, урманга аның артыннан керә һәм Сашаны шунда таба. "Ул инде биш-алты көн бу урманда әнисе белән яшәвен сөйләде. Әтисе үлгәннән соң ул әйберләрен җыйган һәм бирегә күчеп килгән. Сөйләшә торгач, без Сашаның зиһене белән проблемалары булуын һәм дәвалау узарга тиешлеген аңладык ", - ди волонтерлар.
5 октябрьдә хәлгә полиция кушылган. Ачыкланганча, Сашага берничә тапкыр күршеләре аның пычак тотып йөрүе һәм адекват булмаган тәртибе өчен зарланган.
Ирнең әнисе мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый икән, нәкъ менә шуңа күрә аны улы җир буйлап сөйрәп алып барган. Полиция хезмәткәрләре урынга барып аны тоткарлаган һәм медикларга тапшырган.
Билгеле булганча, хәзер Сашаның һәм аның әнисенең фатиры мөһерләнгән. Уфалы үзе Базилевкадагы психодиспансерда тикшеренә. Фото:bashinform.ru
Читайте нас