Хөкүмәт Президиумының киңәйтелгән утырышында төп тармаклардагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Башкортстан төп бәйрәмгә — Республика көненә әзерләнә. Быел ул шуның белән дә истәлекле: бәйрәм нигезенә яткан Башкортстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула.
Республика төп бәйрәмне нинди уңыш-казанышлар белән каршылый? Аны арытаба үстерү буенча алдагы чорга нинди стратегик бурычлар, өстенлекле максатлар билгеләнә? Узган атнада Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткән Хөкүмәт Президиумының киңәйтелгән утырышында бу җәһәттән төп тармакларда эшләр торышы турында алар өчен җаваплы һәр вице-премьер һәм ведомство җитәкчесе аерым хисап тотты. Түбәндә аларның чыгышларыннан, безнең карашка, иң мөһим өземтәләрне гәзит укучылар игътибарына да җиткерәбез.
Гомумдәүләт проектлары ничек тормышка ашырыла?
Беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, агымдагы елда 24 балалар бакчасы, 2 мәктәп, онкология диспансерының хирургия корпусына янкорма, 100 ФАП, реконструкциядән соң Сибай концерт-театр берләшмәсе бинасы файдалануга тапшырылачак. Шә-һәр-авыллар төзекләндерелеп, 102 җәмәгать территориясе модернизацияләнәчәк. Күпчелек эшләр тәмамланган, калган объектлар ел ахырына кадәр сафка кертеләчәк.
— Башкортстанда 50 төбәк проектын тормышка ашыруга 32,6 миллиард сум каралган. Шуның 21,5 миллиарды — федераль акчалар. Бу узган елдагы күрсәткечтән 44 процентка күбрәк. Гомумән, федераль финанслау күләме буенча республика Идел буе федераль округында икенче урынны били, — диде Илшат Таҗетдинов.
Икътисад үсештәме?
Бу темага киңәйтелгән утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады.
— Бүген төбәкнең инвестиция портфеле 1,2 триллион сумлык меңнән артык проектны берләш-терә. Шуларның 205е өстенлекле санала һәм 673,1 миллиард сумлык капитал салуларны алып тора. Аларны тормышка ашыруга инвесторлар 676,5 миллиард сум салган.
Эшлекле мохитне яхшырту буенча республика үткән ел нәтиҗә-ләре буенча җиде позициягә күтәрелеп, 9нчы урынга чыкты. Бүген Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык шартларында 36,4 миллиард сумлык 32 проект тормышка ашырыла. Янә дә 53,9 миллиард сумлык 11 проект башлангычы тикшерүдә.
Төбәктә алгарышлы 5 социаль-икътисади үсеш территориясе төзелде, аларның алтынчысы Учалыда булачак. Шулай ук республикада беренче “Алга” аерым икътисади зона барлыкка килде.
Тышкы икътисади эшчәнлеккә килгәндә, республика, экспортлаучылар саны буенча узган ел күрсәткечләрен узып, планда каралган 719дан 730га җиткерде, — диде Рөстәм Моратов.
Социаль йөкләмәләр тиешенчә үтәләме?
Агымдагы елның гыйнвар-июнендә республикада уртача хезмәт хакы 37055,5 сумга җитте. Узган елның шул чорына карата ул 4,2 процентка артты. Ел башыннан 160 мең граждан эшсезлек буенча пособие, шул исәптән 18 яшькә кадәр балалары булган 68 мең кеше аны 3 мең сумга күбрәк күләмдә алды. Болар хакында утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җиткерде.
— 517 белем бирү сертификаты бирелде, 36 мең граждан эшкә урнаштырылды. Өстәмә чараларны тормышка ашыру 3323 кешене вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Янә килеп, 3-7 яшьлек балалар тәрбияләүчеләр өчен айлык түләү кертелде. Җәмгысы бу максатка 86 мең гаиләгә 4 миллиард 293,5 миллион сум акча юнәлтелде.
Аерым категория гражданнарга йортка газ кертүдә 100 мең сумга кадәр сертификатлар бирү дә өстәмә ярдәм чарасы булып тора. Бүгенге көнгә 2,5 мең кешегә шундый ярдәм күрсәтелде. Гомум алганда исә халыкка бу төр ярдәм күрсәтүгә чыгымнар үткән елдагы 17,3 миллиард сумнан быел 24 миллиард сумга кадәр арттырылачак, — диде Ленара Иванова.