+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 октябрь 2020, 11:05

Гаиләләре белән һәлак булдылар...

Бары тик армиядә хезмәт итүче 19 яшьлек уллары исән калды.

Бары тик армиядә хезмәт итүче 19 яшьлек уллары исән калды.
Бүген, 7 октябрьдә, Уфа районының Лебяжий бистәсендә фаҗигале рәвештә һәлак булган гаиләне җирлиләр.
Исегезгә төшерәбез: 5 октябрьдә кирпеч торак йортны ут ялмап алган иде. Янгын өч кешенең гомерен өзде. Янган бинада 44 яшьлек ир, 38 яшьлек хатын һәм аларның 5 яшьлек кызының гәүдәләре табылды.
Һәлак булган хатынның әнисе янган бинадан чыгарга өлгергән. Хәзер әби Нижегородка бистәсендә туганнарында яши.
Гаиләдән әлеге вакытта армиядә хезмәт итүче 19 яшьлек егет кенә калды. Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе әлеге коточкыч вакыйганы тикшерә.
Фото:bash.news
Читайте нас