Өч хатын-кызга карата җинаять кылган ул.
Стәрлетамакта өч хатын-кыз урам юлбасарының корбаны булган. Җинаятьче аларның сумкаларын тартып алган.
Полиция хезмәткәрләре аны "кайнар эз"дән тоткарлаган. Ул 20 яшьлек егет булып чыккан.
Башлангыч версия буенча, җинаятьче бер хатын-кызның таксидан чыккан вакытыннан файдаланган. Ул кинәт кенә аның сумкасын тартып алган һәм качкан. Зыян күрүче шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.
Полицейскийлар яшь кешене тоткарлаган. Аның белән эшләү барышында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче тагын ике хатын-кызның сумкасын талауга катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Талаулар шундый ук ысул белән башкарылган.
Оперативниклар егеткә карата җинаять эше кузгаткан. Хәзер ул сак астында. Бу хәлнең барлык хәл-шартлары ачыклана.
Фото:games.mail.ru