Бүген бу җәһәттән мөһим документларга кул куелды.
Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм республиканың Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко бүген парламент һәм профсоюзлар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Ул социаль-хезмәт һәм аларга бәйле мөнәсәбәтләр өлкәсендә законнарны камилләштерү, иҗтимагый оешмаларның законнар чыгару процессында катнашуын активлаштыру, уртак чаралар үткәрү бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Башкортстан - Русия Федерациясенең азсанлы төбәкләренең берсе, анда профсоюзларга Башкортстан Республикасы Конституциясе белән беркетелгән закон чыгару инициативасы хокукы бирелгән, - дип билгеләде Константин Толкачев.
- Республика Профсоюзлар федерациясе, закон чыгару процессында катнашып, әлеге хокуктан актив файдалана. Парламент тарафыннан республика Профсоюзлар федерациясе башлангычы белән берничә тапкыр законнар кабул ителде. Бүген төзелгән документ, вакыты чикләнмичә, безнең оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекнең төп формаларын һәм ысулларын билгели. Аны гамәлгә ашыру кануннарны алга таба камилләштерү һәм республика Профсоюзлар федерациясенең закон чыгару процессында катнашуын активлаштыру максатларында безнең көчләрне тагын да ныграк берләштерергә мөмкинлек бирәчәк».
Парламент спикеры билгеләп үткәнчә, Профсоюзлар федерациясе - республикада төрле тармакларда эшләүче хезмәт ияләрен берләштерүче иң киңкүләм оешма. "Федерациянең потенциалы бик зур, - диде Константин Толкачев. - Әмма, кызганычка каршы, ул һәрвакытта да тулысынча файдаланылмый. Имзаланган килешү профсоюзлар эшенә яңа этәргеч бирер, шул исәптән республиканың хокукый базасын камилләштерүгә дә җәлеп итәр дип өметләнәбез. Кызыклы, рациональ тәкъдимнәр көтәбез".