8 октябрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төбәк икътисадының төрле тармакларында эшләүче 36 хезмәткәрнең һөнәри казанышларын орден-медальләр, мактаулы исемнәр һәм грамоталар белән билгеләп үттеләр.
Моннан тыш, Республика көне алдыннан Радий Хәбиров әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге, шулай ук балалар һәм яшьләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премияләрен тапшырды.
- Сезнең һәркайсыгыз - Башкортстанның горурлыгы, аның алтын фонды. Без сезнең белән бик горурланабыз һәм сезгә рәхмәтлебез. 11 октябрь - тарихи дата. Нәкъ 30 ел элек яңа Башкортстан туган. Һәм янә, 100 ел элек кебек үк, безнең төбәк илебез бердәмлегенең ышанычлы терәге булды.
Бу залда төрле һөнәр ияләре җыелды. Үз эшенең чын осталары. Чагу, талантлы хезмәтчәннәр һәм патриотлар. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең республика уңышлы үсә һәм ышанычлы рәвештә алга карый, - диде республика җитәкчесе.
Фото: Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте