+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
8 Октября 2020, 15:30

Сабыйның кирәге калмаган...

Әнисе кая аның?

Әнисе кая аның?
Уфада бер яшьлек баланы ташлап киткәннәр. Яшь ана, сабыйны бергә яшәгән иренең әнисенә калдырып, берничә көнгә юкка чыккан. Анысы исә полициягә мөрәҗәгать иткән. Анда ул "килен"енең номерын калдырган һәм аның шалтыратуларга җавап бирмәвен әйткән.
Тәртип сакчылары, яшь әнигә шалтыратып, баланың медикларга тапшырылуын хәбәр итә алган. Тәүдә малай артыннан туган апасы, ә соңыннан бу "әни" үзе килгән. Хатын улын үзенә бирүләрен үтенгән.
Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә, баланың әнисенә карата "балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан аларны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча административ беркетмә төзелгән, дип хәбәр иттеләр. Материаллар опека органнарына һәм Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган. Фото:bashinform.ru
Читайте нас