Яңавылда тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды.
Республика көне алдыннан Яңавыл районында берьюлы ике зур вакыйга булып үтте: Яңа Артавылда тыл хезмәтчәннәре, аналар һәм сугыш чоры балалары истәлегенә һәйкәл ачылды, шулай ук авыл мәктәбе территориясендә танылган авылдашлары Хәлим Әмировка бюст куелды.
Бу көнне Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкиле, тарих фәннәре докторы Әхәт Салихов, сынчы Рафаил Зинуров, район Советы секретаре Вил Нигъмәтҗанов, Корылтайның район башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Шәехова һәм башкалар авыл халкының шатлыгын уртаклаштылар.
- Яңа Артавылда тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл булдыру идеясе күптән бар иде. Быел яз танылган скульптор Р. Зинуровка бу хыялларны тормышка ашырырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Проектның бәясе исәпләнде, авыл биләмәсе каршында инициатив төркем төзелде. Бергәләп авыл халкына бу башлангычта матди яктан ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Безгә урындагы эшкуарлар һәм предприятие җитәкчеләре дә ярдәмгә килде. Изге эш нәтиҗәләре үзен озак көттермәде - скульптура дүрт ай эчендә әзер булды, - диде Рафаил Яхин һәйкәлне тантаналы ачу вакытында.
- Бу вакыйганың Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей елында узуы сөендерә, - дип билгеләп үтте авыл биләмәсе башлыгы Инзилә Шәйхетдинова. - Авыр елларда эшләргә, балалар үстерергә, фронтка ярдәм итәргә көч тапкан хатын-кызлар һәм аналарга без чиксез бурычлы. Аларның батырлыгы җитмеш биш елдан соң да, йөз елдан соң да онытылмас. Бу һәйкәл мәктәп укучыларын патриотик рухта тәрбияләү урынына әйләнсен иде. Инициатив төркем карары белән һәйкәлне Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган мемориал янында урнаштырырга карар кылынды.
- Бүгенге вакыйга - безнең өчен зур дәрәҗә, - диде үз чыгышында «Урада «агрофирмасы» җитәкчесе Рәфыйк Гәрәев. - Көнне төнгә ялгап, тылда җиңүне якынайтучыларга түккән хезмәтләре өчен хөрмәт белдерү бу. Тантанада, шулай ук, сугыш чоры балалары Әлфинур Сыртланова, Фәнүзә Муллаярова чыгыш ясады. Барлык активистларга һәм спонсорларга Яңа Артавыл авыл биләмәсе Рәхмәт хатлары тапшырды. Һәйкәл булдыруга зур өлеш керткән инициатив төркем әгъзалары, башкорт корылтае район башкарма комитеты рәисе Рафаил Яхин да билгеләп үтелде. Икенче вакыйга шулай ук әһәмиятлелеге буенча беренчесеннән һич калышмады. Тантаналы митинг урындагы мәктәп территориясендә узды, аңа әле уку елы башында ук легендар революционер һәм галим Хәлим Әмиров исеме бирелде. Кунакларны кыскача аның биографиясе белән таныштырдылар. Мәктәп укучылары авылның танылган кешесе исеменә лаек булырга сүз бирде.
Рафаил Зинуров, һәйкәл скульпторы:
- Элек күрше Вәрәш авылында шундый һәйкәл бар иде, вакыт узу белән ул җимерелгән, әмма иске фотографияләр сакланып калган. Миңа шул проектны тәкъдим иттеләр, иске үрнәк буенча һәйкәлне тергездем. Аның сюжеты шунда ки, кыр станында эшләүче яшь хатын-кыз фронттан хат ала һәм шул вакытта аңа имезергә күкрәк сабыен алып киләләр. Яшь әнинең йөзеннән хаттагы хәбәрнең яхшы булуы аңлашыла. Мин үзем бу һәйкәлне «Фронттан хат» дип атадым. Хатын-кыз образын тудырганда авыл хатын-кызларыннан сугыш елларының берничә фотосурәтен сорадым. Миңа соңыннан бронзадагы героемның урындагы тыл хезмәтчәннәренең берсенә бик охшаганлыгын җиткерделәр. Һәйкәл полимербронзадан коелды, бу материал бик ныклы, бронзадан калышмый. Әйе, еллар үтә, әмма халык хәтере саекмый. Җиңү өчен көч һәм тир түккән, башын салган якташларыбызны без һәрвакыт истә тотарбыз.
(Фото "Яңавыл таңнары" гәзитеннән алынды