Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән район халкы бүген дә һәр юнәлештә чын мәгънәсендә ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә.
Бакалы районын Башкортстанның көнбатыш капкасы дип тә атыйлар. Ул — Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай һәм Актаныш районнары белән чиктәш. Районның 17 авыл биләмәсе 96 торак пунктын берләштерә, шуларда барлыгы 26 меңнән артык кеше — 17 милләт вәкиле яши. Биредә, аеруча соңгы чорда, авылларны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итү, районда яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудыру, сәламәтлек саклауны камилләштерү, шул исәптән яшьләргә белем бирү, аларны туган якта калдыру буенча нәтиҗәле һәм күпкырлы эшчәнлек алып барыла.
Бакалылылар данлы тарих белән хаклы рәвештә горурлана. Биредә үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан халыкка мөрәҗәгатендә болай диде: “Илнең истәлекле даталары календаренда бу бәйрәм аерым урын алып тора. Халкыбызның батырлыгы турындагы сүнмәс хатирә сугышта катнашучыларны да, тыл хезмәтчәннәрен дә, урта буын кешеләрен дә, яшьләрне дә берләштерә. 1945 елның 9 мае безнең хәтердә совет сугышчылары-ның тиңдәшсез каһарманлык һәм батырлык символы буларак мәңгегә калачак. Үз гомере бәрабәренә илебез-нең һәм бөтен дөньяның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган һәркемне тирән рәхмәт хисе белән искә алабыз. Сугышта һәлак булганнарны искә алып, Ватанны саклаучылар, тылда хезмәт итүчеләр алдында башыбызны иябез, аларның батырлыгы — Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге ул!”
Әйе, ата-бабаларының үлемсез батырлыгын кадерләп саклый Бакалы халкы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан биредә авыллардагы обелиск һәм һәйкәлләр яңартылды, шулай ук яңалары салынды, яшелләндерү буенча эшләр башкарылды. Хәзер биредә 51 һәйкәл һәм обелиск, шул исәптән Бакалыда геройлар аллеясе бар.
Бөек Ватан сугышы елларында Бакалы халкы да явыз дошманга каршы батырларча көрәшә. Бакалылылар сугыш кырларында совет халкының иң яхшы сыйфатларын – Ватанга тугрылык, батырлык, кыюлык сыйфатларын гәүдәләндерә. Бакалы районыннан 16,5 меңнән артык кеше фронтка китә. Алар батырларча сугыша. Сугышка киткән солдат һәм командирларның 5 меңнән артыгының батырлыгы хәрби орден-медальләр белән билгеләнгән. Биш меңнән артык яугир сугыш яланында ятып кала. 6 кеше – Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдинов, Афанасий Георгиевич Карманов, Талип Латыйф улы Нуркаев, Михаил Петрович Петров, Михаил Анисимович Соколов, Василий Ильич Утин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Яков Дмитриевич Костин, Степан Сергеевич Туснолобов, Василий Михайлович Варфоломеев, Виктор Никифорович Зотов — Дан орденының тулы кавалерлары. И. И. Репин 4 тапкыр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Алты Советлар Союзы Героен, дүрт Дан орденының тулы кавалерын биргән районнар сирәк күренеш.
“Кара генерал” кушаматын алган легендар шәхес, Чехословакиянең милли герое Даян Мурзин да, Поль-шаның милли герое Александр Кузнецов та Бакалы районында туып-үскәннәр. Бакалының иң матур урамнары шушы каһарманнар исемнәрен йөртә.
Тылдагы хатын-кызларның фидакарьлеге сугыш кырындагы батырлыкка тиң. Сугыш беткәч тә, фронтовиклар белән бергә, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвен дәвам итә, чөнки хәлсезләнгән авылларны, илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк була.
Гомумән, соңгы елларда, Бакалыда милли, рухи ихтыяҗларны канәгать-ләндерү юнәлешендә эзмә-эзлекле, нәтиҗәле эш алып барыла. Район халкына Мәдәният сарае, 23 авыл мәдә-ният йорты, 14 клуб, 29 китапханә хезмәт күрсәтә. Район музеена реконструкция үткәрелде. Хәзер анда кабатланмас экспозицияле дүрт зал бар. Аларда тупланган бай эчтәлекле материаллар төбәкнең үткәне, дустанә гомер кичерүче халкы, данлыклы шәхесләре, тарихи хәл-вакыйгалар белән таныштыра.
Бакалы районын керәшен төбәге дип тә йөртәләр. Районның егермедән артык авылында керәшеннәр гомер итә. Үзенчәлекле рухи-мәдәни мирасын, йолаларын безнең көннәргәчә саклаган Бакалы керәшеннәре 1998 елның гыйнварында, “Башкортстан Республикасында иҗтимагый оешмалар турында” законына ярашлы рәвештә, район үзәгендә Республика милли-мәдәни үзәген оештырды. Бү-генге көндә шушы иҗтимагый оешманы Геннадий Марков җитәкли. Бу милли оешма Татарстан, Удмуртия, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләре керәшеннәре белән элемтәләр булдырды. Шушы төбәкләр керәшеннәренең фольклор коллективлары арасында үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә Бакалының һәвәскәр артистлары һәрчак иң сәләтле, талантлылары булып таныла. Районда, шулай ук, башкорт корылтаеның, урыслар соборының, татар конгрессының, чувашлар канашының бүлекләре уңышлы эшли.
— Милләтара татулык – Башкортстан җитәкчелегенең һәрчак игътибар үзәгендә. Халыкның яшәү шартларын яхшырту, туган телне, милли мәдәниятне, тарихны өйрәнүгә булышлык итү – дәүләтебезнең милли сәя-сәтендә өстенлекле юнәлеш.
Мондый сәясәт милләтара мөнәсә-бәтләрне яхшырта, ышанычлы мохит тудыра һәм халыкларның бер-берсенә хөрмәт тойгысын ныгыта. Республикада милли мәдәниятләрне үстерү буенча комплекслы программалар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Башкортстан Республикасы Законы, “Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү”, “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү” буенча дәүләт программалары – боларның барысы да милли мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән, — ди республика керәшен милли-мәдәни үзәге рәисе Геннадий Марков.
— 30 сентябрь көнне, — диде Геннадий Павлович, — “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафоны кысаларында республика Хәрби Дан музеенда Башкортстан керәшен милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышу булды. Музейда Бөек Ватан сугышында керәшеннәрнең катнашуы, аларның Җиңүгә керткән өлеше турында тематик күргәзмә, фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Байтак еллар Үмер авыл мәдәният йортында эшләп килгән керәшеннәрнең “Сөнә-кәй” фольклор халык ансамбле биредә җыелучылар алдында чыгыш ясап, зур һөнәри осталыгын күрсәтте. Халык исеменә лаек булган “Сөнәкәй” ансамблен юкка гына районның иң чагу милли визит карточкасы дип атамыйлар.
Әйе, Бакалы районы социаль-икътисади өлкәдә зур уңышларга иреште. Халык биредә элек-электән чагыштырмача мул тормышта яши. Әле дә район үз позициясен нык тота, ул — инфраструктура, аграр продукция җитештерү, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, халыкның яшәү сыйфаты күрсәткечләре буенча алга киткән төбәк.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.