+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
10 октябрь 2020, 10:55

"Башкортстан тәҗрибәсен башка төбәкләрдә дә сөйләячәкбез"

Владимир Якушев республикадагы төзелешне югары бәяләде.

Владимир Якушев республикадагы төзелешне югары бәяләде.
Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев бүген Уфаның «Первомайский» паркын карагач, журналистларга биргән интервьюсында территориянең төзеклеген халык һәм шәһәр кунаклары өчен кызыктырырлык булуын югары бәяләде.
"Уфада бик зур мәйданлы яңартылган матур парк барлыкка килде. Бу җәяү йөрү, актив ял итү, иҗади проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен күздә тота. Иң мөһиме, сез яшел үсентеләрне сакладыгыз. Монда ял итәргә, аллеяләр буйлап йөрергә мөмкинлек бар. Күрәм, өлкән яшьтәге кешеләргә ошый, скандинав йөреше өчен шартлар тудырганнар, түгәрәк 1,5 километр. Яхшы киңлекләр, матур балалар мәйданчыклары бар. Балаларга һәрвакыт актив ял кирәк. Ышанам, "Первомайский" килүчеләрне күпләп җәлеп итәчәк ", - диде Владимир Якушев.
Федераль министр билгеләп үткәнчә, ул башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән Башкортстан тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
"Без һәрвакыт территорияләрдә булганда, башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәләре турында сөйлибез, яхшы практика альбомнары ясыйбыз. Анда бик күп яхшы проектлар бар, шул исәптән Башкортстанныкы да", - дип ассызыклады Владимир Якушев.
Арытаба Владимир Якушев Республика көне уңаеннан үткән тантаналы җыелышта чыгыш ясады, Башкортстан халкын бәйрәм белән тәбрикләде һәм тармак хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды.
Министр Сибай шәһәренә кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия бәйгесе җиңүчесе билгесе тапшырды.
Читайте нас