Биредә барлыгы 3 миллион сумлык товар сатылган.
Бүген – Республика көне. Бу бәйрәм күпмилләтле Башкортстан халкының дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеше, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле. Бер-береңне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп яшәгәнгә, социаль-икътисади иминлеккә ирешеп киң колачлы проектларны тормышка ашырырга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Бакалы районын барлык мөһим күрсәткечләр буенча иминлек үрнәге дип атарга мөмкин.
Республика көне уңаеннан Бакалада төрле чаралар үтте. Һәр елдагыча, Сөн елгасының күркәм үзәнендә көзге муллык бәйрәме - ярминкә оештырылы. Сәүдә белән йөзләгән автомобиль чыккан иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә предприятиеләре, шәхси эшкуарлар, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар халыкка кирәкле сыйфатлы продукция тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматы буенча, көзге муллык чарасында барлыгы 3 миллион сумлык товар сатылган.
Фото: Алина Тимашева.