Кичә, 10 октябрьдә, Стәрлебаш авылында Республика көненә һәм районның 90 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды.
Район халкын һәм кунакларны Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов тәбрикләде.
- Без туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз, күп гасырлык традицияләрне саклыйбыз, ата-бабаларыбызны кадерлибез, күренекле якташларыбызны ихтирам итәбез. Шуңа да Республика көнендә районыбыз өчен тагын бер мөһим датаны – Башкортстан Республикасы Стәрлебаш муниципаль районының 90 еллыгын билгеләрге карар иттек. Безнең һәркайсыбыз өчен районның 90 еллыгы - зур вакыйга гына түгел. Бу, барыннан да элек, көндәлек хезмәтебез, сынаулар һәм шатлыклар, кабатланмас язмышыбыз, дип тә әйтергә була. Сезне чын күңелдән шушы күркәм юбилей белән котларга рөхсәт итегез! - диде үз чыгышында Рөстәм Камил улы.
Стәрлебашлыларны бәйрәм белән котларга Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров килгән иде. Ул район халкын республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлады. Үзенең чыгышында республиканың уңышлары һәм казанышлары турында сөйләде, төбәк үсешендә Стәрлебаш районы хезмәтчәннәренең зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Шулай ук, Зариф Закир улы стәрлебашлыларга - төрле тармак хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы чара программасын район үзешчән сәнгать осталарының бәйрәм концерты бизәде. Башкорт дәүләт филармониясе артистларының чыгышлары халык өчен көтелмәгән сөенеч булды. Шунда ук, авылның Үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә башланып китте.
Фото: Стәрлебаш районы хакимиятенең матбугат хезмәте.