17 яшьлек кенә иде әле ул...
Нефтекамада яшәүче 17 яшьлек кыз танышында кунакта булганда үз-үзенә кул салган.
Фаҗига Комсомол проспектындагы йортларның берсендә 7 октябрь төнендә булган. Һәлак булучының Нефтекама Машина төзелеше колледжының икенче курсында укыганлыгы билгеле.
Кызны бу адымга нәрсә этәргәнлеге аңлашылмый. Полиция вакыйга урыныннан телефон һәм видеоязма алган. Бәлки, аларны өйрәнү хәлнең сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итәр.
Фото:secrets-world.com