Республика йортында тантаналы рәвештә Русиянең һәм Башкортстанның югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Башкортстанның югары дәүләт бүләге – Салават Юлаев ордены белән бүләкләнүчеләр исемлегендә “Уфимкабель” заводының генеральный директоры, бишенче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыймалетдинов та бар. Без аңа бу уңайдан берничә
сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Илдар Мансурович, Сезнең биографиягездә якты мизгелләр һәм югары казанышлар аз түгел. Яшьлек елларында – көрчеккә терәлгән колхозны төбәк лидерлары дәрәҗәсенә күтәрү, аннары – республиканың эре предприятиеләренә җитәкчелек итү һәм федераль дәрәҗәдә законнар чыгару эшчәнлеге, хезмәттәшләр һәм партнерлар арасында лаеклы хөрмәт казану. Бу бай исемлектә Салават Юлаев ордены да барлыкка килде. Бу бүләк Сезнең өчен нәрсәне аңлата?
– Кыска гына итеп әйткәндә – горурлык һәм канәгатьлек... Балачагым һәм яшьлегем сугыш тә-мамланган елларга туры килде. Ул вакытта “орден йөртүче” төшенчәсе бүгенге кебек кенә яң-гырамый иде. Ниндидер үтә югары һәм горур бер тойгы иде. Малай чакта Твардовский поэмасындагы Василий Теркинны чын күңелдән аңламый идем: “Юк, егетләр, мин горур түгел. Шулай димен: “миңа орден нигә? Мин медальгә дә риза...”
Ничек инде? Ә мин – горур!. Әти, ата-ана мәктәбе, тәрбиясе шундый – әгәр нәрсә дә булса эшлисең икән, барысыннан да яхшырак булсын! Лидер булу – димәк, һәрвакыт алгы сафларда булу. Авырлыкларны үз өстеңә алырга, теләсә нинди эшкә тотынудан курыкмаска, бары тик со-ңыннан гына, әгәр лаек булсаң, бүләкне кабул итәргә. Әле дә мин эшне я бик яхшы итеп эшләргә, я бөтенләй алынмаска кирәк дип саныйм.
Шулай булгач, яшермим: орден кавалеры исеме – горурлык ул! Күпмедер дәрәҗәдә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе дә, киләчәккә аванс та. Балачактагы уй-хыялларыма ирештем. Фашист самолетларын бәреп төшермәсәм дә, тәреле танкларны яндырмасам да, “орден йөртүче” төшенчәсе, минем өчен һәрвакыт “сугышчан батырлык” төшенчәсе белән тыгыз үрелеп барды.
– Ә хезмәт батырлыгыгыз нәрсәдә дип саныйсыз? Ни өчен орденга нәкъ менә Сез лаек булдыгыз?
– Алай ук “югары” сөйләшмик. Сугышчан батырлык – чиктән тыш киеренкелек, батырлык минутлары һәм секундлары, ә хезмәт уңышы – айлар, хәтта еллар ул. Кайчак читтән караганда акрын кебек тоела, әмма үҗәтләнеп, ныкышмалылык белән. Йөзләрчә, меңнәрчә проблемаларны җен-текле өйрәнеп хәл итү. Өстәвенә, асылда, мөһим түгел: колхозны алга чыгарумы, сәнәгать предприятиесен күтәрүме, яки яңа заводны эшләтеп җибәрүме. Үз алдыңа бурыч кына түгел, ә югары бурыч куярга һәм аны үтәргә кирәк. Шул ук вакытта реаль лидер булып калырга һәм төп эшне үз-үзеңә, иңеңә кабул итүдән курыкмаска кирәк. Шуңа күрә болай аңлыйм: бүләкләрне өлешләргә бүлмиләр... Орден – ул һәрвакыт гомум тырышлык нәтиҗәсе.
– Сез инде “яңа завод”ны тәлгә алып үттегез. Бу – танылган “Уфимкабель”ме?
– Хәзер – әйе. Биографиягә кереп китмичә, дөресен әйтим: – “Уфимкабель” – бүгенге көнгә горурлык та, эшләнгәннең иң югары ноктасы да диярлек. Безнең күз алдында күпме яхшы һәм җайга салынган предприятиеләр җимерелде, бетте, бөлгенлеккә төште? Күпме бер гаепсез кеше урамда калды?
Үземә дә, коллективка да, үз вөҗданыма да мин моны рөхсәт итә алмадым. Ничек кенә югары тонда һәм патетик яңгырамасын, ләкин бу турыда әйтергә оялмыйм. Чөнки тормышка ашырылган эш үзе үк теләсә нинди ло-зунглардан да көчлерәк сөйли. Цехны, бригаданы гына түгел, ә тулы бер заводны бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгару мәсьәләсе килеп тугач, бу нәкъ минем характерыма туры килде!
– Максимализммы?
– Бәлки... Әйе, бу башкаларга да, үземә дә һәрвакыт бик уңайлы түгел, ләкин башкача булдыра алмыйм һәм теләмим дә. Кабатлап әйтәм – балачактан шулай тәрбияләнгәнмен, мондый мисаллар һәрчак күз алдында булды. Туган йортымда, авылымда, колхозда, институтта, аннары эштә. Уңышка ирешкән төрле һөнәр ияләреннән, яки көч салган кешеләрдән өйрәнергә яратам һәм курыкмыйм. Кырда булса да, министрлыкта булса да, оста – ул һәрвакыт оста. Ә остадан өйрәнү оят түгел, ә мактаулы.
“Уфимкабель”гә килгәндә... Күпләр бүген Европа дәрәҗәсендәге генә түгел, аннан да яхшырак предприятие булдыруга ышанмады. Эш барлык кунакларны, партнерларны гаҗәпкә калдыручы яңа җитештерү комплексының архитектурасында да түгел. Хәтта югары технологияле җитештерүдә дә түгел. Без Вата-ныбызның кабель сәнәгате флаг-маннарының берсе исемен үзенә кире кайтарган предприятиене тергездек, ә төгәлрәк итеп әйт-кәндә, булдырдык.
“Роскосмос”, “Росатом”, Оборона министрлыгы: үзегез дә аңлыйсыздыр, мондый дәрәҗәдәге һәм таләпчән заказчылар белән эшләү сыйфат һәм ышанычлылык өлкәсендә һәр завод-ның көченнән килми. Без бу марканы баштан ук күтәрдек һәм саклап кына калмыйбыз, арттырабыз. Шул ук “максимализм” дип әйтергә мөмкин, ул балачактан тәрбияләнгән һәм төп тормыш принцибына әверелгән: күбрәк, яхшырак эшләргә һәм алга барырга!
– Сез “без моңа ирештек”, дидегез. Кем ул – “без”?
– Завод, бигрәк тә югары клас-
слы завод, бу – бина, технологияләр, логистика яисә станоклар гына түгел. Әйе, без җиһазларны дөньяның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән алабыз. Әйе, сыгылмалы җитештерү системасы һәм үзебезнең тикшеренү базасы иң катлаулы бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. Теориядә генә, җитештерүчеләрнең яки заказчыларның хыял-теләкләрендә генә булган шундый продукцияне эшләп чыгару уен эш түгел. Ләкин бу – тыштан гына шулай, айсбергның күренеп кенә торган өлеше. Фундамент башка нәрсәдә – кеше-ләрдә. Бары тик алар, бары тик коллектив, ахыр чиктә, предприя-тиенең уңышын яисә уңышсыз-лыгын билгели.
Яшермим: башта, “иске” заводта, җиңел булмады. Экономиягә, хезмәткә, тәртипкә, сакчыллыкка үгетләргә, ышандырырга, тәрбия-ләргә, мәҗбүр итәргә туры килде. Аяк астына ташланган кабель кисәкләре турында гади мисаллар кешеләрне идәндә аларның хезмәт хакы, кереме, гаиләләренең иминлеге аунап ятуына инандырды. Моның, лозунг булмыйча, эшчеләр тарафыннан аңлап кабул ителгәч кенә – эш җайга салынды.
Җитештерү мәдәнияте – матур сүз генә түгел. Бу – реаль икътисад. Баналь икътисад түгел, ә нәкъ менә һәркемнең көчен, эш урынын, иҗади мөнәсәбәтен берләштергән чын икътисад. Нәкъ менә шуңа күрә коллективның яңа йөзе – “алыштыргысыз” авторитетлар түгел, ә яңа гына кабул ителгән хезмәткәрнең дә берничә айдан тулы бер бүлекне җитәкли алу мөмкинлеге. Теләк булсын да, нәтиҗә булсын... Берсе дә исәпкә алынмыйча калмаячак.
– Сезнең җавапларыгызның берсенә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сез әйткәнчә, “Уфимкабель” – эшләнгәннең иң югары ноктасы диярлек”. Ни өчен “диярлек”?
– Чөнки завод – үзмаксат түгел. Бу хәтта “сынау этабы” да түгел, мин проектның уңышлы булачагына болай да ышанган идем. Завод – тормышта чираттагы баскыч, аның үсешенең чираттагы этабы. Әгәр теләсәгез – чынлыкта, Уфаның иң танылган урыннарының берсен башкаланың иң яхшы урынына әверелдерү мөм-кинлеге.
Заводның иске мәйданнарын – Цюрупа һәм Вәлиди урамнары почмагыннан Аксаков паркына кадәр булган территорияне күз уңында тотам. Килешәсездер, Дуслык монументыннан шәһәр үзәгенә күтәрелгәндә башкалага килгән кунаклар күзенә иң беренче булып күренгән биналар бу. Һәм бу урын кабатланмас, яңартылган Уфаның тагын бер визит карточкасы булырга тиеш. Иске заводның урыны шәһәрнең үзәгендә түгел иде, һәм аны милеккә һәм идарәгә кабул итеп алып, җитештерүне Дим районына күчерергә карар кылдым.
Без хәзер башкала йөрәгендә биналар һәм корылмаларның универсаль комплексын төзибез. Чираттагы сәүдә үзәге концепциясе дәрәҗәсенә төшмичә, без югары матурлык, югары тормыш стиле проектын тормышка ашырырга тырышабыз. Җентекләп сөйләп тормыйм, без тормышка ашырырга ниятләгән нәрсәләрнең күбесе уфалылар һәм республика халкы өчен күңелле сюрприз һәм бүләк булачак.
– Әле үк күп нәрсә күренә һәм сөендерә дә инде. Хәтта төзелеш коймасы артында да элекке Губерна земствосы идарәсенең матур булып калкып чыгуы күренә. Ленин, Цюрупа, Шаляпин һәм башка бик күп танылган шәхесләрне хәтерләгән атаклы “кызыл таш бина” ич бу!
– Әйе. Үз гомерендә сугышлар һәм революцияләр чорын күргән тарихи бинаны реставрацияләү бик катлаулы проект булды. Ул шулкадәр катлаулы һәм күләмле ки, аны гомум комплексның бер өлеше итеп кенә түгел, ә мөстәкыйль проект буларак карарга була. Анда республиканың гына түгел, бөтен илнең иң яхшы архитекторлары, реставраторлары, ташчылары, түбә ябучылары, коючылары һәм монтажчылары, дизайнерлары һәм рәссамнары эшләде. Федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлен тергезү, аны сүтеп, күчермәсен яңадан төзүгә караганда күпкә катлаулырак һәм кыйммәтрәк. Тик без шушы катлаулы һәм кыйммәтле юлдан киттек, чөнки минем төп принципларымның берсе болай яңгырый: “Тарихны язмыйлар. Аны төзи-ләр!”
– Соңгы сорау. Орден алгач, “Бирсен Ходай, соңгысы булмасын!” дип тост әйтәләр. Ә Сез нәрсә дисез?
– Традицияләрне бозарга ярамый. Тик орден турында гына әйтмим. Без әле гамәлгә ашырган проект зур һәм катлаулы, бер һәм ике елга гына исәпләнмәгән. Шуңа күрә орден хакында да, проект турында да шуны әйтәм соңгысы булмасын, Аллаһ боерса!
Дмитрий Рудзит әңгәмәләште.