+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
13 Октября 2020, 07:00

Тырыш гаиләләр – авыл тоткасы

Аскын районында да андыйлар бихисап.

Аскын районында да андыйлар бихисап.

Сәламәт тормыш алып барып, бүген алты бала тәрбияләүче Ләйсән һәм Данис Суфияновлар – шундыйлардан.

Данис Рәйсә һәм Вәлинур Суфияновлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Илһам, Раушан абыйлары, Дилбәр апасы һәм Назим энесе белән бәләкәйдән спортка омтылып, эшкә өйрәнеп, максатчан булып буй җиткерә. Булачак хатыны, Гөмбә авылы сылуы (Винария һәм Марат Хәбибуллиннар гаиләсендәге тәүге бала) Ләйсән белән Кашка урта мәктәбенә укырга баргач таныша. Тәү күрүдән бер-берсен ошаткан кыз белән егет, биш елдан артык дуслашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясый. Яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып китми, авылда төпләнә.

Ләйсән балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт юлын башлый, Данис Себер тарафларында вахта ысулы белән эшли. Гаиләгә ямь өстәп, бер-бер артлы кызлары һәм уллары дөньяга килә. Яшь гаилә яңа йорт сала башлый. Бәхетләренә, торак төзү өчен дәүләт ярдәме дә алалар, ана капиталы да бик урынлы була. 2013 елда Суфияновлар ике катлы йорт төзеп чыгып, өй туйлый. Аны заманча җиһазландырып, бөтен уңайлыклар булдырып, бүген тирә-ягын гөл-чәчәккә күмгәннәр. Авылга ямь өстәгән йортлары балаларының шат тавышларына күмелә. Өлкәннәре Айсылу – 9нчы, Лилия – 7нче, Динислам – 4нче, Гүзәл 3нче сыйныфка укырга барган быел. Бәләкәйләре Ильяс белән Әминә балалар бакчасына йөри.

Гаилә башлыгы 12 ел Себергә йөреп эшли. Соңгы елда авылда эш табып, барлык вакытын гаиләсе белән үткәрә. Җитеш тормыш көтәләр: мал асрыйлар, күпләп кош-корт карыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. 55 чебеш, 15 үрдәк, 40 каз алып симерткәннәр быел. Кул арасына кергән балалары да бу эштә зур ярдәмчеләре.

Булдыклы гаилә киләчәктә малны күбрәк асрарга ниятли. Моның өчен техникалары да җитәрлек. Үзләренең тракторлары, мотоблок, машиналары бар. Печән хәзерләүне җиңеләйтү өчен пресс-җыйгыч та алганнар. Мал, кош-корт асрау өчен бөтен шартлар да бар: зур абзар төзегәннәр, печәнлекләр җитәрлек, бакча артыннан гына Сарс елгасы ага.

Буш вакытларында Суфияновлар бергәләп спорт белән шөгыльләнә, аталары үрнәгендә һәм җитәк­че­легендә балалар физик күнекмәләр ясый, йөгерә, кышын чаңгыда шуа. Бергәләп табигать кочагына чыгарга, Сарста көймәдә йөзәргә яраталар.

Суфияновлар дини кануннарны да үтәп яши, балаларын бәләкәйдән шушы кануннар нигезендә тәрбияли, һәрберсенең сәләтен ачыклап, аны арытаба үстерергә тырыша. Ләйсән белән Данис ел саен ураза тоталар, мәчеткә йөриләр. Ислам диненең бер терәге булган хаҗ гамәлен дә үтәп кайтырга насыйп булган аларга.

Декрет ялында утырганда аш-суга оста Ләйсән тортлар пешерү белән дә мавыгып китә, хәзер исә заказлар да кабул итә. Шулай кызлары белән аш-су бүлмәсендә бергәләп кайнашалар.

Данис Вәлинур улы балаларына гаилә тарихын сөйләп, нәсел агачын төзеп, туганлык җепләрен аңлатып үстерә. Чын ир-егет йорт төзергә, агач утыртырга, ул үстерергә, җиде буынын белергә тиеш, дигәнне үз үрнәгендә дәлилләп яши ул.

Әйткәндәй, Рәйсә апа белән Вәлинур абыйның дүрт улы да Солтанбәктә төпләнеп, үз йортларында ишле бала тәрбияләп, сәламәт тормыш алып бара. Дилбәр кызлары күрше Муллакай авылында яши. Тормыш юлыннан бер-берсенә терәк-таяныч булып, 54 ел бергә атлаган Рәйсә Нигамәтҗан кызы белән Вәлинур Вәгыйзьҗан улы бүген 22 онык, дүрт туруннарын сөеп, аларның уңышларына куанып, тәрбияләшергә ярдәм итеп яши.

Менә шулай, Ләйсән һәм Данис Суфияновлар авылдашларын сокландырып, аек, сәламәт тормыш алып барып, ике яктан да әти-әниләренә терәк-таяныч булып, авыл котын саклап гомер итә.



Наилә Имаева.

Аскын районы.


Читайте нас