Гаризаларны 18 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
30 октябрьдә Башкортстан Республикасының Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды республика Башлыгының Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грант конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурста Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары һәм дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләре катнаша ала.
Конкурста катнашуга, шулай ук, Русиянең башка төбәкләреннән коммерцияле булмаган оешмалар да кертелә, аларның проектлары Башкортстаннан читтә башкорт телен саклап калу һәм үстерүне күздә тота. Грантка бирелә торган проектларның тематикалары:
1) Русиядә һәм чит илләрдә Башкортстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать казанышларын пропагандалау һәм алга җибәрү;
2) Башкортстан халыклары телләрен, шулай ук аның чикләреннән читтә башкорт телен саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга юнәлтелгән яңа мәдәни, мәгариф һәм фәнни проектлар булдыру һәм гамәлгә ашыру;
3) урыс телен һәм әдәбиятын, башкорт телен һәм әдәбиятын, республика халыклары телләрен укыту һәм өйрәнү методикасын тикшерү һәм эшләү;
4) башкорт халкының республикадан читтә мәдәни мирасын саклап калу, чит илдә аларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау буенча башкорт диаспорасы эшчәнлегенә ярдәм итү;
5) халыкара, мәдәни һәм фәнни элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, туган телләрне укыту һәм өйрәнү өлкәсендә үзара файдалы мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу;
6) республика халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләр истәлеген мәңгеләштерү.
Конкурста катнашучыларга таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турындагы мәгълүматны grant.openrepublic.ru сайтында "Документлар" бүлегендә өйрәнергә мөмкин.
Конкурс проектларын финанслауның гомум суммасы 50 миллион сум тәшкил итә.
Гаризалар 2020 елның 18 ноябренә кадәр grant.openrepublic.ru сайтында электрон рәвештә кабул ителә.
Фото:grant.openrepablic.ru