+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 октябрь 2020, 08:35

Танышын җирләргә китеп югалган...

Туганнары берничә көн инде үзләренә урын таба алмый.

Туганнары берничә көн инде үзләренә урын таба алмый.
Мишкә районында 78 яшьлек Нина Ташбулатованың (Әблекованың) туганнары һәм якыннары борчудан үзләренә урын таба алмыйлар.
Хәтерен югалтудан җәфаланучы һәм медицина ярдәменә мохтаҗ өлкән яшьтәге туганнары 12 октябрь көнне Андреевка авылыннан Сосновка авылы ягына киткәч югалган. Пенсионер бирегә кемнедер җирләргә килгән булган, ә аннары өенә кайтып киткән һәм, күрәсең, адашкан.
Билгеләре: буе 154 см, ябык гәүдәле, сары чәчләре иңсәсенә кадәр озынлыкта, коңгырт күзле.
Киемнәре: күк төстәге куртка, чигүле кызыл күлмәк, галошлар, кара-зәңгәр яулык.
Әгәр дә аның турында нәрсәдер беләсез икән, полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала.
Фото:bash.news
Читайте нас