Биш айлык баланың үлемендә әнисен гаеплиләр.
8 сентябрьдә Уфаның Черниковка бистәсендәге фатирларның берсендә биш айлык бала гәүдәсе табылган иде. Баланың кинәт үлүе әнисен шаккатырган.
Һәлак булган баланың әнисе - 18 яшьлек балалар йортында тәрбияләнүче. Бәхетсез ана сабыйның иртә үлемен көч-хәл белән кичергән. Шул ук вакытта бала тәнендә массаждан соң алынган җәрәхәтләр табылган.
Хокук сакчылары шулай ук баланың баш сөягендә ябык җәрәхәт булуын ачыклаган. Килеп чыккан хәлнең төп версиясе - әни баланы юындырганда ваннада кулыннан төшереп җибәргән. Саксызлык аркасында үлем китерү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Волонтерлар яшь әнигә ярдәм итү теләге белән баланы җирләүгә тотынылгын чыгымнарны үз өстенә алган.