Сибайда узачак бу конкурс республикада яшәүче барлык осталарны үзенә чакыра.
29 октябрьдә Сибай шәһәренең «Зауралье» сәүдә комплексында (Ленин урамы, 15/1) һөнәрчелек ярминкәсе һәм республиканың таш кисүчеләре конкурсы узачак.
Чараны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыгының Халык сәнгать һөнәрләре, һөнәрчелек эшчәнлеге, авыл һәм экология туризмы үзәге.
Чара кысаларында шул ук көнне «Зауралье»да «Һөнәрчелек продукциясен алга җибәрү инструментлары» темасына уку семинары узачак. Семинар 11:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү 09:00 сәгатьтән. Алдан язылу өчен телефон: 8-917-379-38-72. Семинар йомгаклары буенча катнашучыларга сертификатлар бирелә.
Таш кисүчеләр конкурсында һәм һөнәрчелек ярминкәсендә катнашуга гаризаларны
http://konkurs.nhprb.ru сылтамасы буенча 2020 елның 26 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс турындагы нигезләмә белән "ВКонтакте" төркемендә таныша аласыз:
https://vk.com/nhprb.
Фото:sibay.bashkortostan.ru