+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 октябрь 2020, 16:50

Якты хәтер...

Бүген Уфаның мөселман зиратында полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтхановка һәйкәл ачтылар. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия милли гвардия гаскәрләренең Идел буе федераль округы командующие, генерал-полковник Александр Порядин катнаштылар.

– Бер ел ярымга якын вакыт үтте, - диде Радий Хәбиров. – Ул гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады, соңгы елларда безнең республика Хөкүмәтендә эшләде. Кызганычка каршы, куркыныч авыру аны безнең сафлардан алып китте. Кеше һәм җитәкче буларак, минем өчен бу - бик җитди югалту. Янәшәдә шундый ышанычлы һәм көчле кеше булганда, катлаулы мәсьәләләр җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк хәл ителде. Бу - безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Бүген без бу һәйкәлне аның хәрби хезмәтенә, тормыш юлына хөрмәт күрсәтү буларак ачабыз. Якты хәтер!

Александр Порядин билгеләп үткәнчә, Артур Әхмәтхановның исеме Идел буе федераль округында Русия милли гвардиясен формалаштыруның чишмә башында торган кешеләр арасында.

Артур Әхмәтхановның хатыны Фидалия Фәнил кызы тантанада катнашучыларга ире истәлеген мәңгеләштергән өчен рәхмәт белдерде.

Тантана бер минут тын торып, Артур Әхмәтханов һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.

Фото: Башкортстан Башлыгы
Читайте нас