+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 октябрь 2020, 14:25

Андрей Назаров - Стәрлетамакта

Стәрлетамакта йогышлы авырулар госпитале төзүгә республика бюджетыннан 400 миллион сум акча буленәчәк.

Стәрлетамакта йогышлы авырулар госпитале төзүгә республика бюджетыннан 400 миллион сум акча буленәчәк.

Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Стәрлетамакка эш сәфәре вакытында хәбәр итте.

Ул, Башкортстанда икенче махсуслаштырылган йогышлы авырулар госпитален Уфага караганда тизрәк сафка бастыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Төзелеш бер атна элек башланды. Хәзер бина монтажлана торган плитә салына.

Дәваханәнең мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул камилләштереләчәк: боксларга һәм реанимация палаталарына, бала табу, балалар һәм хирургия бүлекләре, шулай ук кабул итү бүлмәсе өстәләчәк, анда яшәүчеләр консультация ала һәм госпитализацияләнә алачак.

Беренче пациентларны үзәк 1 декабрьдә кабул итәр дип көтелә.

- Әлеге мөһим объектны төзү барлык хакимият органнарының көйле эшләвен таләп итә. Участокта Уфадагы госпиталь төзелешендәге подрядчылар эшли. Сроклар үтәлергә тиеш, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы госпитальне аерым схема буенча финансланачак җиһазлар белән тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, федераль үзәк белән төзелешне махсус һәм аерым финанслау турында килешүгә ирешелгән. Җиһазларның бәясе Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча компенсацияләнәчәк. Әлеге сумма әлегә аныкланмый.

Фото: Башинформ
Читайте нас