+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 октябрь 2020, 20:15

"Башкортстан йөрәге" проекты финалда

"Башкортстан йөрәге" проекты Стратегик башлангычлар агентлыгының экотуризмны үстерүгә багышланган конкурсы финалына узды.

"Башкортстан йөрәге" проекты Стратегик башлангычлар агентлыгының экотуризмны үстерүгә багышланган конкурсы финалына узды.

«Башкортстан йөрәге» туристик-рекреация кластеры (ТРК) проекты Стратегик башлангычлар агентлыгының экотуризмны үстерү һәм ТРК булдыруга Бөтенрусия конкурсы финалына сайлап алынды. Нәтиҗәләр бүген, 16 октябрьдә, туры эфирда билгеле булды.



10 проект эксперт төркеменең бәяләү һәм конкурс комиссиясе әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалга узды, 6 проект — «Перспективалы үсеш территориясе» һәм 1 проект Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче булды.



Бу конкурста җиңү республиканың база инфраструктур чишелешләренә, юлларга федераль финанслау алуы белән генә түгел, ә проектның урындагы халык мәнфәгатьләрен дә, экотуризм үсешен исәпкә алган территорияләр белән идарә итү системасын булдыруны күздә тотуы белән дә мөһим. Бу - бөтен илгә зур территориянең потенциалы турында белдерү һәм инфраструктураны яхшырту, яңа кунакханәләр һәм кафелар ачу һәм авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге.



"Башкортстан йөрәге" - ул, беренче чиратта, туган республиканы, «Торатау» геопаркын һәм «Башкортстан» дәүләт паркын үстерү һәм республиканың барлык кунаклары өчен уңайлы туристик-рекреацион инфраструктура булдыру исәбенә берләшкән кешеләр», – ди «Геопарк Торатау» автономияле социаль-икътисади зонасы проектлары җитәкчесе Наталия Лукашина.



Проект командасы хәбәр иткәнчә, «Башкортстан йөрәге» кластерына 28 объект, шул исәптән «Башкортстан» дәүләт паркы, «Торатау» геопаркы, «Җилем» табигать паркы, шулай ук махсус саклана торган 7 территория керә.



Фото: bashnews.ru
Читайте нас