+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 октябрь 2020, 08:20

Юллар янә корбаннар ала...

Бәләбәй районында булган бу хәл.

Бәләбәй районында булган бу хәл.
Кичә кич Бәләбәйдә автоһәлакәт булган. "Chevrolet Lanos" автомобиле йөртүчесе кюветка чыгып очкан, шуннан соң бетонга барып менгән. Бу хакта ЮХХДИдә хәбәр иттеләр.
Фаҗига Кызыл Армия урамында булган. Җиңел машина руле артында 41 яшьлек ир утырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул идарә итүне югалткан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче фаҗига урынында һәлак булган.
Әлеге авариянең хәл-шартлары ачыклана.
Фото:bash.news
Читайте нас