Башкортстан кешесен эзлиләр.
Трассада куркыныч һәлакәттә чак кына үлми калган Татарстан урманчылары беренчеләрдән булып машинасын туктаткан, ярдәмгә ташланган, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан, үзе Башкортстаннан булган билгесез ирне эзли.
Бу хәл 9 октябрьдә булган. Көндезге 4ләр тирәсендә урманчылар эштән өйләренә кайтып килгәндә көтмәгәндә «буханка»ның алгы тәгәрмәче ватылып, машина кюветка ауган. Салондагы барысы да җитди җәрәхәтләр алган: машина йөртүченең муены һәм уң кулы сынган, ә хезмәткәрләрнең берсе әлегә кадәр комада.
Әгәр зыян күрүчеләргә ярдәмгә шаһитлар ташланмаса, барысы да күпкә җитдирәк булырга мөмкин иде. Беренче булып машинасын туктатып, ярдәмгә бер ир-егет ташланган. Ул шунда ук табиб булуын белдергән, тиз генә беренче медицина ярдәмен күрсәткән, шуннан соң ашыгыч ярдәм чакырткан.
- "Син кайдан?" дип сорагач, кулын гына селтәде һәм" Башкортстаннан", диде, - ди зыян күрүчеләрнең берсе.
- Барысы да шок хәлендә иде, шуңа күрә исемен дә сорамаганбыз. Тышкы кыяфәте дә, машина маркасы да - берсе дә истә юк. Ләкин без бу кеше белән тагын бер тапкыр очрашырга бик телибез. Беренчедән, бик зур рәхмәт әйтергә, икенчедән, аның видеорегистраторыннан язмалар сорарга, - ди Иван.
Әгәр дә сез зыян күрүчеләргә ярдәм иткән ир-егет белән таныш булсагыз, Иван 8(939)385-46-19 номеры буенча элемтәгә керүне үтенеп сорый.
Фото:ufa.kp.ru