Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында төбәктә туризм тармагын үстерү буенча эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Элина Гатауллина билгеләп үткәнчә, туристик башлангычларның төрләрен киңәйтү планлаштырыла, аларны тормышка ашыру өчен субсидияләр биреләчәк. Аерым алганда, сүз өлкән буын гражданнар өчен экскурсияләр, танып-белү турларын оештыруга субсидияләр бүлү турында бара.
Моннан тыш, аналитик тикшеренүләр, дизайн, урнаштыру схемаларын эшләү, интеграция кагыйдәләре, технологик карарлар, эскизлар, макетлар, җитештерү, монтажлау һәм туристик навигация системасын эшләү һәм тормышка ашыру чараларын субсидияләү күздә тотыла.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров туристик навигация билгеләрен урнаштыру процессы белән дә кызыксынды.
- Быел 37 муниципалитетта 877 юнәлеш күрсәтүче туристлык навигациясенең 685 юл билгесе куелды, - дип аңлатты Элина Гатауллина.
Фото: "Башинформ"