+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 октябрь 2020, 09:21

Исәмәттә яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Якын киләчәктә Рсай авылында да шундый мәйданчык булачак.

Якын киләчәктә Рсай авылында да шундый мәйданчык булачак.
Илеш районының Исәмәт авылы урта мәктәбендә "Урындагы башлангычларга ярдәм итү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында спорт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы сатып алынган. Спорт мәйданчыгы футбол капкалы уен зонасын һәм турниклы комплексны үз эченә ала. Анда балалар бакчасында тау, комлык, качалка-балансир (кече һәм урта), рәсем ясау өчен такта һәм пружинада качалка урнашкан балалар уен мәйданчыгы төзелгән.
Проектның гомум суммасы 1 миллион 360 мең сум тәшкил иткән. Шул исәптән: республика бюджетыннан 1 миллион сум, урындагы бюджеттан - 160 мең сум, халыктан җыелган акчалар - 100 мең сум, иганәчеләрдән - 100 мең сум.
- Исәмәт авылы халкы башлангычы белән балаларга һәм өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнергә, хоккей һәм футбол уйнарга урын бар. Халыкка активлыгы өчен рәхмәт белдерәм. Тренажерлары булган шундый ук спорт мәйданчыгы якын арада Рсай авылында да ачылачак, - ди Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин.
Фото: ilesh.bashkortostan.ru
Читайте нас