+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 октябрь 2020, 13:15

"Улымны бала тудыру йортында алыштырдылар"

Республикадагы бер дәваханә эше белән хокук сакчылары кызыксына.

Республикадагы бер дәваханә эше белән хокук сакчылары кызыксына.
Республиканың бер районындагы Перинаталь үзәктә җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Сентябрь ахырында Перинаталь үзәкнең баш табибы исеменә тикшерүчеләрдән сорау килгән, анда Русия Эчке эшләр министрлыгының әлеге район буенча бүлегендә 18348 номерлы материал теркәлгән. Сүз бала тудыру йортында сабыйларның алыштырылуы турында бара. Полиция баш табибтан 2011 елның декабрендә 40 яшьлек хатынның бала тудыруында катнашкан табибларны ачыклау өчен медицина документларын сораткан.
Әлеге хәлнең башында баланың акыл үсеше дәрәҗәсенең түбән булуы тора. Малай сыйныфта башка укучылардан артта кала икән, укытучы психологик-медик-педагогик комиссия узарга киңәш иткән. Комиссия бала сәламәтлегендә неврологик тайпылыш тапкан. Нәтиҗәдә, болай да баланың үзенеке икәнлегендә шикләнгән ананың күңеле бөтенләй тынычлыгын югалткан.
Сигез яшьлек Айдар (исеме үзгәртелде) 2011 елның декабрендә туган. Ул - Галиянең бердәнбер баласы (исеме үзгәртелде). Баланы бер табиб һәм шәфкать туташы кабул иткәннәр. Бала тудыру авырлыкларсыз үтә, әмма яшь ана бераз кан югалта. Шул вакытта сәерлекләр башланган да инде, алар турында Галия сигез елдан соң искә төшерә.
- Мин операция өстәлендә ятканда бүлмәгә ак халатлы билгесез бер ир кеше керде, - дип сөйли ул. - Бу ир бала белән раковина янына китте. Аның йөзен күрмәдем. Шуннан соң бүлмәгә халатлы тагын өч ир керде. Аларның куллары буш иде, ләкин алар бала тоткан беренче ир янына килде. Алар шулай берничә минут тордылар, ә аннары бик тиз чыгып киттеләр. Раковина янындагы ир кеше борылып карады. Мин аның кулында башка бала күрдем: ул ачыграк тәнле һәм зуррак иде.
Аннары табиб баланы бизмәнгә куйды. Яңадан аны алып, раковина янына китте. Ул һәрвакыт аркасы белән басып торды, мин алмаштырганны күрә алмадым. Ә аннары ул борылды. Бу вакытта кулында кара-кучкыл тәнле һәм бәләкәйрәк бала иде. Шуннан соң шәфкать туташы керде һәм миңа наркоз кадады. Мин икенче көнне генә уяндым һәм шунда ук миңа бала алып килделәр. Ул бала 3-4 көн элек туганга охшаган иде...
Галиянең әнисе бу хәлләрнең булуына шикләнә. Бу вакытта ул үзе дә дәваханәдә эшләгән булган. Хатынның әнисе билгеләвенчә, Галия, киресенчә, иптәшләреннән аң ягыннан тиз өлгерүе белән аерылган һәм яхшы укыган.
Белгечләр әлеге хәлне ДНК экспертизасы үткәреп ачыклап булуын әйтә.
Гомумән, әлегә бу хәлләр тулысынча тикшерелмәгән. Без дә вакыйгаларны күзәтеп барырбыз.
Фото:proufu.ru
Читайте нас