+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
30 октябрь 2020, 07:25

Һәр мәгълүмат — кыйммәтле чыганак

Матбугат архивы фондындагы материаллар ни сөйли? 1917 елның октябрендә Русиядә власть большевиклар кулына күчә. Әмма илдә күпләр моның белән риза булмый. Алар Совет властен законсыз дип исәпли. Шуның нәтиҗәсендә 1918 елның җәендә Гражданнар сугышы башлана.

Матбугат архивы фондындагы материаллар ни сөйли? 1917 елның октябрендә Русиядә власть большевиклар кулына күчә. Әмма илдә күпләр моның белән риза булмый. Алар Совет властен законсыз дип исәпли. Шуның нәтиҗәсендә 1918 елның җәендә Гражданнар сугышы башлана. Ике ел дәвамында барган канлы сугышта большевиклар өстенлек алып, илдә үз хакимлеген ныгытуга ирешә. 1920 елда инде берәү дә Совет властеның ныклыгына шикләнми. Большевикларга каршы көчләр белән сугыш тәмамлануга карамастан, Совет власте 1920 елда Русиядә халык исәбен алырга карар итә. Гомум халык исәбен алу белән беррәттән, сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгының торышын да ачыклау таләп ителә, шуңа күрә бер юлы авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе дә оештырыла. Сугыш дәвам итү сәбәпле, Русиянең кайбер өлкәләрендә, мәсәлән, Кырым, Ерак Көнчыгыш, Төньяк Кавказ таулы районнарында халык исәбен алу булмый. Шуңа күрә 1920 елгы кампанияне гомум халык исәбен алу чарасы дп әйтеп булмый. Исәп алу программасында 18 пункт була: кешенең җенесе, яше, милләте, туган теле, гражданлыгы (чит ил кешеләре өчен), туган җире, никахы, укый-яза белүе, белеме, һөнәре, эш урыны һәм башка сораулар. Халык исәбен алуның беренче нәтиҗәләре РСФСРның Үзәк статистика идарәсе тарафыннан 1920-21 елларда басылып чыга. Ахыргы йомгаклары 1922-23 елларда дөнья күрә. Башкорстан Милли архивының мотлак басма продукция бүлеге (матбугат архивы) фондында 1920 елгы халык һәм авыл хуҗалыгы исәбен алу нәтиҗәләре буенча 20нче елларда дөнья күргән басмалар саклана. 1921 елда Уфа губерна статистика бюросы тарафыннан “Итоги Всероссийской переписи 1920 года по Уфимской губернии. Итоги демографической переписи. Таблица №1” дигән басма дөнья күрә. Монда Уфа губернасы өязләре буенча таблица формасында демография буенча мәгълүматлар бирелгән. Губерна өязләренең волостьларында яшәгән халыкларның җенесе, яше һәм белеме (укый-яза белүе) турындагы статистика мәгълүматлары басылган. Матбугат архивы фондында РСФСР Үзәк статистика идарәсе басмалары да саклана. Мәсәлән, “Итоги Всероссийской сельскохозяйственной переписи 1920 года. Выпуск 7-й”. Монда Украина һәм Төркестан ССРлары буенча авыл хуҗалыгын исәпкә алу материаллары басылган. “Итоги Всероссийской сельскохозяйственной переписи 1920 г. в границах губерний на 1 марта 1922 г. Выпуск 8-й” басмасында Башкорт Совет Республикасы буенча да мәгълүматлар бирелгән. Анда Башкортстан кантоннарында волостьлар, авыллар, коммуналар, авыл хуҗалыгы артельләре, гомум хуҗалыкларның исәбе, ир-егетләр, хатын-кызлар саны, кантоннар буенча гомум халык саны урын алган. Моннан тыш, авыл хуҗалыгындагы малларның (ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз) гомум саны, яшьләре бирелгән. Моннан тыш, Башкортстанда җир эше, кошчылык, умартачылык торышы чагылдырылган: кантоннарда йорт кошларының саны, иген культураларының (бодай, арыш, солы, арпа, карабодай), борчак, бәрәңге, кукуруз, көнбагыш, җитен, киндер һ.б. чәчү буенча мәгълүматлар бар. Шундый ук мәгълүматлар Уфа губернасы буенча да бирелгән. Билгеле булуынча, Уфа губернасында күпчелек халыкны башкортлар тәшкил итә. Шуңа күрә 1922 елда Уфа губернасы Башкорт Совет Республикасына кушыла. Әйткәндәй, Башкортстанда 12 кантон (Аргаяш, Бөрҗән-Түңгәвер, Дуван-Кошчы, Кыпчак-Җидеыру, Көзәй, Стәрлетамак, Табын, Тамьян-Катай, Тук-Соран, Үсәргән, Юрматы һәм Ялан) булып, икесендә авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелми. Алар — Бөрҗән-Түңгәвер һәм Тамьян-Катай кантоннары. Моның сәбәбе шунда: 1920 елның җәендә Башкортстан хөкүмәте әгъзалары, Үзәк Совет властеның республиканың автономия хокукларын чикләвенә ризасызлык белдереп, эштән китә. Большевикларның сәясәтенә каршы Бөрҗән-Түңгәвер һәм Тамьян-Катай кантоннары халкы күтәрелеп чыга. Алар автономиянең хокукларын чикләүгә ризасызлык белдерә һәм Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге Башкортстан хөкүмәтен кире кайтаруны таләп итә. Шуның аркасында Бөрҗән-Түңгәвер һәм Тамьян-Катай кантоннарында авыл хуҗалыгы исәбен алу оештырылмый. РСФСР Үзәк статистика идарәсенең 1923 елда дөнья күргән “Всероссийская перепись промышленных заведений 1920 г. Итоги по губерниям, группам и классам производств” дип аталган чираттагы басмада Башкорт Совет Республикасы һәм Уфа губернасы буенча статистика мәгълүматлары бирелгән. Монда Башкортстан һәм Уфа губернасының сәнәгате — тау сәнәгате, металл эшкәртү, машиналар, аппаратура, инструментлар җитештерү, агач эшкәртү, таш, балчык чыгару һәм эшкәртү, химия сәнәгате, азык-төлек җитештерү, тире, йон эшкәртү, полиграфия һ.б. тармаклар буенча тулы мәгълүмат бар: сәнәгать предприятиеләре, анда эшләгән кешеләр саны, кулланылган механик двигательләрнең куәте һәм башка мәгълүматлар да теркәлгән. Матбугат архивы фондында Екатеринбург, Пермь губерналары буенча 1920 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре тупланган басмалар да саклана. Алар, һичшиксез, Башкортстан һәм күрше өлкәләрнең тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Азат Ярмуллин, Башкортстан Милли архивының бүлек начальнигы. Апрельдә санаячаклар Быел октябрьдә узарга тиешле Бөтенрусия халык исәбен алу, коронавирус пандемиясе аркасында, 2021 елның апреленә күчерелде. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары кичә үткән пленар утырышта муниципаль властьларга Бөтенрусия халык исәбен алуны оештыру һәм уздыру буенча аерым дәүләт вәкаләтләре бирәчәк закон кабул итте. “Статистика тармагы хезмәткәрләре һәм исәпкә алучылар төп эшне турыдан-туры торак пунктларда башкарачак. Моның өчен аларга биналар, элемтә чаралары һәм транспорт кирәк булачак. Бу мәсьәләләрне хәл итүне дәүләт урындагы үзидарә органнарына тапшыра. Республика аларның чыгымнарын федераль бюджеттан субвенцияләр исәбенә компенсацияли “, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. Бөтенрусия халык исәбен алу Русия Федерациясе территориясендә билгеле бер датага шундагы кешеләр турында белешмәләр җыюдан гыйбарәт һәм гомумиләштерелгән демографик, икътисади һәм социаль мәгълүматлар алу максатларында бөтен ил күләмендә ун елга бер тапкыр бердәм дәүләт статистика методологиясе буенча уздырыла. Бөтенрусия халык санын алуда катнашу һәркемнең гражданлык бурычы булып тора.
Читайте нас