+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 октябрь 2020, 08:44

Уфаның 450 еллыгын ничек үткәрәчәкбез?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә үткәргән эшлекле онлайн-киңәшмәдә Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Бу истәлекле вакыйганы республика башкаласы 2024 елда билгеләп үтәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә үткәргән эшлекле онлайн-киңәшмәдә Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Бу истәлекле вакыйганы республика башкаласы 2024 елда билгеләп үтәчәк.

Шәһәр үсеше программасын Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының «Икътисад, мәдәният, шәһәр үсеше һәм креатив индустрияләр тикшеренүләр үзәге» укыту-фәнни лабораториясе мөдире Сергей Капков тәкъдим итте. Ул 24 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү, яңа социаль объектлар төзү, Агыйделнең яңа яр буен үстерү проекты, яңа һәйкәлләр кую һәм шәһәр халкын җәлеп итүнең төп урыннарын тоташтыручы маршрутлар эшләүне күздә тота.

Проектны Мәскәү урбанистика үзәге катнашлыгында эшләгәннәр. Ул территорияләрне төзекләндерүгә комплекслы караш белән аерылып тора. Сергей Капков әйүенчә, концепция нигезендә Октябрь революциясе урамын Иске Уфаның җәяүлеләр йөри торган урынына әверелдерү тарихи объектларны реставрацияләү, шулай ук тирә-юнь ишегалларын үзенә тартып тору нокталары (фудкортлар, кече театр мәйданчыклары, иҗади киңлекләр, ачык лекторийлар һ. б.) буларак куллану белән бергә алып барылачак. Яңа яр буен үстерү, моннан тыш, баскычларны һәм авыш лифтларны төзекләндерүне, Агыйдел күперләрен яктыртуны күздә тота.

- Уфага шундый яңача караш кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без сезнең үзәк белән эшләргә һәм алга барырга ниятебезне раслыйбыз. Уфаның 450 еллыгы шәһәр үсеше өчен импульс булырга тиеш, моңа башка шартларда ирешеп булмас иде. 43 ай эчендә безгә бик күп хроник проблемаларны хәл итәргә һәм киләчәктә сез күрсәткәнчә алга китеш ясарга туры киләчәк.

Без Уфаның 450 еллыгын федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзү тәкъдиме белән чыктык һәм хәл ителешне көтәбез. Әмма мин бу эшне башлап җибәрүебезгә шатмын. Тәкъдим ителгән концепциянең барлык элементлары белән дә килешмибез, аларның барысы да йомгаклау проектына кермәячәк, тик 80 процентка без аны тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам.

Фото: trishurupa.ru
Читайте нас