Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уяу булырга чакыра.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча төбәк идарәсе Башкортстан халкын бозлавык турында кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә кичке сигезгә кадәр республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез, төнлә һәм иртән томан, бозлавык көтелә. Җил секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк дип фаразлана. Төнлә һава температурасы 1, -4 градус тәшкил итәчәк, таулы районнарда -8, көндез 5, 10, көньякта 14 градуска кадәр.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык, томанда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак. "Тайгак юл һәм томан шартларында шоферлар тизлек режимын, дистанцияне сакласын, хәвефсезлек каешларын эләктерсен һәм башка кагыйдәләрне онытмасын иде", - дип киңәш итәләр.