+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 ноябрь 2020, 14:50

Республикада кар кайчан ятачак?

Моңа бер атнага якын вакыт калган.

Моңа бер атнага якын вакыт калган.
Бу атнада Башкортстанда көз өчен гадәти булмаган җылы һава торачак. Синоптиклар фаразлары буенча, уртача һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. "Көндез һава температурасы 5, 10° чикләрендә көтелә, ә 4 ноябрьдә республиканың көньягы буенча 14° градуска кадәр күтәреләчәк", - дип хәбәр иттеләр "Башгидрометүзәк"тә.
Ә агымдагы атна ахырында төбәктә һава торышы үзгәрәчәк. Республикага Төньяк Атлантикадан түбән басым киләчәк. 6 ноябрьдә яңгырлар башланачак. Беренче чиратта явым-төшем Башкортстанның көнбатыш районнарында көтелә. 7 һәм 8 ноябрьдә яңгырлар ешрак явачак. Нәтиҗәдә, явым-төшем кар рәвешендә булачак, ул тимерчыбыкларга һәм агачларга ябышачак. «Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Һава температурасы көндез 3, -2° градуска кадәр түбәнәя», - ди синоптиклар.
10 ноябрьгә Башкортстанда кар катламы урнашачак.
Фото:obltv.ru
Читайте нас