+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
6 ноябрь 2020, 06:50

Табарга ярдәм итегез!

Хатынның туганнары бик борчыла.

Хатынның туганнары бик борчыла.
Уфада 53 яшьлек Эльмира Кротова хәбәрсез югалган. Хатын 15 октябрьдә өеннән чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Менә өч атнадан артык инде туганнары һәм якыннары аңардан бернинди хәбәр дә алмый.
Югалган кеше медицина ярдәменә мохтаҗ.
Аны түбәндәге билгеләр буенча танырга мөмкин: буе 165 см, тыгыз тән төзелешле, карачкыл чәчле, кара-коңгырт күзле. Югалган көнне ул кызыл куртка, кара чалбар һәм кара ботинкалар кигән булган.
Югалган кешенең кайда булуы турында мәгълүматны белгән һәркемнән 8(800)700-54-52, яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүен сорыйлар.
Фото:proufu.ru
Читайте нас