Әлеге вакытта үсмер дәваханәдә.
Кичә Уфада бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә үсмер 9нчы каттан килеп төшкән.
Әлеге хәлнең нечкәлекләрен Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр иттеләр. Коткаручыларга, тугыз катлы йорттан 14 яшьлек үсмер егылып төшкән, дигән хәбәр килгән. Инцидент Кече Лесозаводская урамында теркәлгән.
Зыян күргән баланы ашыгыч рәвештә шәһәрнең бер дәваханәсенә озатканнар. Үсмернең әле нинди хәлдә булуы әлегә билгеле түгел. Бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.