Кар аз булганлыктан, куак-агачларга зыян килергә мөмкин, ди белгечләр.
Башкортстанда якындагы ике көндә төнлә һава температурасы -20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Башгидрометның синоптиклары хәбәр итә.
Шулай ук ноябрьнең икенче декадасында узган елларга караганда 2 градуска салкынрак булачак, дип билгеләде белгечләр.
- 12-14 ноябрьдә республикада һава шартлары циклонның тыл өлешен билгеләячәк. Кар аз, урыны белән уртача явачак, юлларның аерым урыннарында кар явуы, бозлавык көтелә, - ди белгечләр.